16+

Нәүрүз кино алып килде

Күңелдә инде гөлләр чәчәк аткан мизгелдә, кышның соңгы арадагы кыланмышлары гына язны кичектерә алмас. Төрки халык көтеп алган Нәүрүз бәйрәме дә узып, көн белән төн тигезләште бит инде.

Нәүрүз кино алып килде

Күңелдә инде гөлләр чәчәк аткан мизгелдә, кышның соңгы арадагы кыланмышлары гына язны кичектерә алмас. Төрки халык көтеп алган Нәүрүз бәйрәме дә узып, көн белән төн тигезләште бит инде.

Нәүрүз, фарсыча – Яңа ел, 21-22 март аралыгында үткәрелә. Кайбер җирләрдә бу көнне халык эшкә дә бармый, бәйрәм итә, язны каршылый.

Шимбә көнне Казан халкы да, төрки Яңа елны, зурлап, Казан ипподромында үткәрәчәк. Бәйрәм чарасы 10.00дә башлана. Килгән халык концерт тамашасы гына карап калмыйча, төрки халыклар мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән танышачак, милли ризыклардан авыз итә алачак. Аш-су осталары төрле милли рецептлар буенча пылау һәм шашлык пешерәчәк. Кунаклар өчен тематик мәйданнар эшләячәк. Төп сәхнәдә Татарстан халыклары ассамблеясенең милли берләшмәләр коллективлары һәм татар эстрадасы артистлары чыгыш ясаячак. «Ачык микрофон» мәйданчыгында теләгән һәр кеше биеп, җырлап күрсәтә ала. Балалар аниматорлар белән милли уеннар уйнаячак. Катнашучылар һәм җиңүчеләрне бүләкләр көтә.

Нәүрүз Казан халкына кино фестивале дә алып килде әле. 21-25 март көннәрендә «Мир» кинотеатрында төрки халыклар кино сәнгате белән танышып булачак. Төрки дөнья киносы ассоциациясендә моннан бер ел элек фестивальне үткәрү идеясе белән чыккан булганнар. Татарстанны бу чарада «Татаркино» генераль директоры Миләүшә Айтуганова тәкъдим иткән иде.

Әлеге фестиваль ел саен төрки илләр буйлап күчеп йөри торган булачак. Аның Казаннан башланып китүе дә юкка түгел. Казан – ун ел буе югары дәрәҗәдә мөселман киносы фестивален оештырган шәһәр – төрки илләр киносы фестиваленең тормышын да озын гомерле итәр дигән фикердә оештыручылар.

Фестивальнең беренче көнендә тамашачы Юрий Фетингның «Бибинур» (Татарстан) фильмын карады. Чыңгыз Айтматов повесте буенча экранлаштырылган «Красная косынка» (Төркия) фильмын тәкъдим иттеләр. Шулай ук Кыргызстан, Төрекмәнстан һәм Россиянең төрле төбәкләрендә төшерелгән фильмнар күрсәтәчәкләр.

Мөселман кино фестиваленнән аермалы буларак, әлеге чарада жюри да, җиңүчеләр дә булмаячак. Кайбер кинолар Татарстан авыллары, районнарында да күрсәтеләчәк. Ләкин әлегә төгәл даталар билгеле түгел. Кино төшерүчеләр белән Татарстан Халыклар дуслыгы йортында очрашулар каралган. Кинофестиваль вәкилләре, Болгарга сәяхәт итеп, Казан ипподромында бәйрәм дә итәчәкләр әле.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading