– Норматив буенча тәүлегенә алты миллиметр кар яуганда шәһәрне рәткә китерү, чистарту өчен ике көн вакыт кирәк, – ди Казанның тышкы төзекләндерү комитетының бүлек башлыгы Дамир Шәйхетдинов. Ә бу юлы бер төндә 13 миллиметр кар яуган.
Гидрометеорология үзәге белгечләре хәбәр итүенчә, бу айлык норманың 40 процентын тәшкил итә. Якшәмбе кичтән ява башлаган кар әле туктарга уйламый. Нәкъ җырдагыча, өченче көн тоташ кар ява.
Табигать белән килешмичә дә булмый. Дамир Шәйхетдинов, юл хәрәкәтен җайга салу өчен көчәйтелгән режимда эшләргә туры килә, ди.
Соңгы ике тәүлектә гыйнвар ае нормасының 65 проценты күләмендә кар яуды. Кеше моңа әзер түгел иде, югалып калдылар, юл һәлакәтләре күзәтелде, халык үзе бөке тудырды. Хәзерге вакытта юлларда 220 техника эшли. Узган төндә 700гә якын техника шәһәр читенә 10 мең тоннадан артык кар чыгарды. Бозлавыкка каршы 1500 тонна махсус катнашма сиптерелде. Кар күп яуганга, эш катлауланды, шуңа да техника санын 850гә җиткерү күздә тотыла”, – дип аңлатты ул.
Юлларны билгеле бер тәртип буенча рәткә китерәләр: башта карны ваклыйлар, аннары юл читенә эттерәләр. Бозлавыкка каршы махсус катнашма сиптерелә, аннары төнлә, транспорт хәрәкәте кимегәч, карны шәһәр читенә түгәләр. Шуңа да кеше эшләүче техниканы күрми диярлек. Узган төндә мәсәлән, алты тонна сыйдырышлы самосваллар белән, якынча 1600 машина кар чыгарылган. Җәмәгать транспорты хәрәкәтен җайга салу өчен беренче чиратта үзәк урамнар, тротуарлар чистартыла.
Татарстанның Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Феликс Гоголь :
Бер төндә 13 миллиметр калынлыкта кар яву безнең кыш өчен аномаль күренеш. Хәзерге вакытта кар ишеп яумый, алай да кар төшә. Иртәгә дә явачак әле. Гомумән, атна ахырына кадәр урыны белән явым-төшемнәр күзәтелер дип көтелә. 26-27 гыйнварда сизелерлек суыта башлый. Һава температурасы уртача 14-22 градус салкын, аязган вакытта кайбер районнарда 26 градуска кадәр суытачак. Нәтиҗәдә, явым-төшем дә кимеячәк.
Радик Хәйретдинов, Саба, Шекше авыл җирлеге башлыгы:
– Авылда йөри алмаслык юл юк. Юлларны кар каплый тора, трактор чистарта бара. Көз көне үк без “Игенче” җәмгыяте белән кышын юлларны чистарту өчен транспорт биреп тору турында килешү төзибез. Тракторчы егет бик тәртипле, уңган-булган. Бүген иртәнге биштән үк чыгып, өч авылның урамнарын чистарты, төшке аштан соң кабат чыкты. Буран туктагач, урамнардагы кар өемнәрен эттереп киңәйтәчәкбез. Уңайсызлыклар тудырып торса да, кыш көне кар яумый тормый инде. Без аңа каршы тора алмыйбыз. Кары да кирәк, бигрәк тә авыл җирендә.
Равилә Кәримова, Балтач, Норма:
– Капка төпләрен, ишегалларын сәгать иртәнге алтынчыда ук торып чистарттык. Урамнардагы карны трактор эттереп китте. Урамдагы матурлыкны күрсәгез иде. Кар көрәү үзе бер рәхәт бит, физкультура ул безгә. Кар түгел, тирес ява, дибез. Ашлык мул булсын өчен кар да кирәк. Чәй эчә-эчә тәрәзәдән карап, кар яуганга сөенеп утырам әле менә. Эшләп кергәч, чәе дә тәмле.
Илнар Шәрәфиев, автомеханик, Питрәч:
– Мин Питрәчтән Казанга йөреп эшлим. «Царево» авылыннан шәһәргә кадәр көн саен була торган бөкегә ияләшеп беттем инде. Ләкин бүген иртән Питрәч – Казан арасындагы бөке, гомумән, телсез калдырды. Казанга барасы 30 минутлык юл, ике сәгатькә якын вакытны алды. Юлда кар гомумән чистартылмаган кебек иде. Ә Кощаково тирәсендәге таулы юлдан йөк машиналары менә алмый азапланды. Кар күп, бозлавык, юлларга комлы раствор сибелмәгәнгә алар үз авырлыгын тарта алмады. Нәтиҗәдә ике як та бөкедә утырды. Юлга иртәнге сигезләр тирәсендә генә комлы раствор чәчтеләр, шуннан соң бөке бераз кимеде. Константиновка, Минская, Фучик урамнарында да озак кына утырырга туры килде әле.
Алмаз Якупов, шофер, Балык Бистәсе:
– Мин бүген эшкә иртәнге сигезләр тирәсендә чыктым. Районның үзәк юлларын инде чистарталар иде, ләкин техника өлгерә алмау сәбәпле, юлларда әле хаман да “ботка” иде. Үзегез күреп торасыз, өстән кар өеп тора бит. Чистартасың гына, тагын юлларны каплап куя. Машина аз йөри торган юлларның хәлатен әйтеп тә торасы юк инде. Аларны чистартырга чиратлары җитми. Гадәттә, кар явып киткәч, аларны төштән соң гына чистартып бетерәләр бездә. Үзем дә өйдән зур юлга көчкә чыктым. Юл чатларында да читен – техника карны бер якка гына өеп калдыра.
Комментарийлар