1941 елның 22 июне. Илебез күген кара болыт каплаган ул көн өлкән буынның бүген дә йөрәгендә. Бөек Ватан сугышы күпме гаиләләрне сөйгән ярларыннан, балаларыннан аерды һәм күпме афәт китерде. Халык хәтерендә ул шомлы һәм кайгылы көн буларак уелып калды.
Татарстанның халык артисты Ирек Баһманов һәм Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Рауза Хәйретдинова күңелендә ул көн ничегрәк сакланган соң? Шул мизгелләрне алар үзләренең хәтерләрендә яңарттылар.
Ирек Баһманов:
- Миңа тугыз яшь иде. Бик матур аяз көн. Безнең Әлмәтнең зур, әрәмәле болынында Сабантуй бәйрәменә халык җыела башлады. Бик күп авыллардан кыңгыраулы атлар җигеп, җырлашып киләләр. Мәйданда гармун моңнары яңгырый. Сабантуй башланырга санаулы минутлар гына калганда сугыш башланганын хәбәр иттеләр. Шул мизгелдә болын тып-тын калды. Ат дугаларыннан кыңгырауларны алдылар. 15-20 минут эчендә халык таралып та бетте. Кинәт көннең яктылыгы беткән сыман тоелды. Аннары Левитан радиодан көн саен күңелсез хәбәрләр җиткерә башлады. Бөтен авырлык хатын-кызлар белән без, малайлар, җилкәсенә төште. Мин биш ел буе: «Кайчан сугыш бетәр дә, әни мичтә пешергән ипине үзем теләгән калынлыкта кисеп ашар идем», - дип хыялландым. Шуларны искә төшерсәм, әле дә үзәк өзгәләнә.
Минем ике абыем, бер апам сугышка китеп, күкрәкләренә орден-медальләр тагып кайттылар. (Сугыш беткән көн дә бик аяз, кояшлы иде.) Бер абыем снаряд кыйпылчыгын йөрәге белән үпкәсе арасында гомере буе йөртте. Ун ел элек ул хастаханәдә минем күз алдында җан бирде. Без күргәннәрне башка беркемгә дә күрергә язмасын иде.
Рауза Хәйретдинова:
- Мин - унөч яшьлек кыз бала. Урамда уйнап йөрибез. Күрше авылдан җигүсез атны чаптырып килгән бер абзый урамда: «Сугыш башланган!» - дип кычкырып җибәрде. Шуннан соң авыл егетләренең: «Бер кайтмасак, бер кайтырбыз», - дип җырлашып фронтка китүләре бүген дә күз алдында. Берничә айдан әтиебез дә китеп барды. Аннары 7-8 ай узуга әни гүр иясе булды. Өч бала арасында өлкәне булганга, гаиләдә бөтен җаваплылык миңа калды. Әтиебез сугыш беткәч кенә кайтты. Әй, ул чаклар, гомер буе онытылырлык булмады шул...
Редакциядән: Киләсе елга илебез бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәчәк.
Йөрәкләргә кан саудырган 1941 елның 22 июне, михнәтле сугыш еллары, бәхетле киләчәк алып килгән 1945 елның 9 мае... Бу көннәр, еллар турында сезнең дә әйтер сүзегез бардыр, хөрмәтле укучылар. «Шәһри Казан» Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, яңа акция игълан итә: «70 еллыкка - 70 хатирә». Акциябез 2014 елның 22 июненнән 2015 елның 9 маена кадәр дәвам итәчәк. Сездән хатлар көтәбез. Хатларны почта аша да, электрон адреска да Shahri-Kazan@tatmedia.com адресына юлларга мөмкин. Кире кайтару шарты белән фотоларыгызны да беркетсәгез, тагын да рәхмәтле булыр идек.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар