16+

Өйләнү – түгел сөйләнү: яңа гаилә коручылар өчен өйләнешү контрактын төзү мәҗбүри булачак

Гаилә кодексының 40нчы маддәсе нигезендә өйләнешү контрактын ЗАГСка язылышу турында гариза тапшырганнан соң төзергә мөмкин.

Өйләнү – түгел сөйләнү: яңа гаилә коручылар өчен өйләнешү контрактын төзү мәҗбүри булачак

Гаилә кодексының 40нчы маддәсе нигезендә өйләнешү контрактын ЗАГСка язылышу турында гариза тапшырганнан соң төзергә мөмкин.

Яңа гаилә коручылар өчен өйләнешү контрактын мәҗбүри итәргә телиләр. Дәүләт Думасына шундый тәкъдим керткәннәр. Аерылышкан вакытта, милек бүлгәндә, опекунлык мәсьәләсен хәл иткәндә дә өйләнешү контракты сорауларны җиңел чишәргә ярдәм итәчәк, имеш. Проект авторлары бу документ ЗАГС оешмаларында бушлай рәсмиләштерелергә һәм мәҗбүри булырга тиеш дип саный.

2017 ел мәгълүматлары буенча Татарстанда 1000 өйләнешү очрагына 503 аерылышу туры килә. Аерылышу процессын катлауландырырга тырышсалар да, таркалган гаиләләр саны кимеми. Еш кына, ир белән хатын арасында милек бүлешкәндә, бәхәс чыга. Дусларча аерылышу безнең илдә бик сирәк күренеш. Милек мәсьәләсендә генә түгел, аерылышканнан соң, балаларына алимент түләмәүчеләр дә шактый. Шуңа да килешү нигезендә өйләнешү бу мәсьәләдә урынлы да кебек. Белгечләр әйтүенчә, Россиядә «брачный контракт» популярлаша бара. Елына якынча 50 мең килешү төзелә икән.
Шул ук вакытта язылышмыйча торучылар да арткан. Тик закон буенча, «гражданский брак» белән торучылар арасында өйләнешү килешүе төзү мөмкин түгел.

Икенче яктан, алдан ук аерылышасыңны уйлап өйләнешү безнең халык өчен ят нәрсә, тормышка карашыбыз андый түгел. Дәүләт Думасы әлегә бу тәкъдимне хупламаган. Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кыз һәм балалар сораулары буенча комитет башлыгы Тамара Плетнева моны кешенең хокукларын кысрыклау, килешү нигезендә генә өйләнешүне мәҗбүри итү дөрес түгел дип саный. Ул контрактны өйләнешкәннән соң да төзергә мөмкин ләбаса.

Гаилә кодексының 40нчы маддәсе нигезендә өйләнешү контрактын ЗАГСка язылышу турында гариза тапшырганнан соң төзергә мөмкин. Контракт өйләнешкәнче төзелгән булса, ул дәүләт теркәлүен узып, парлар рәсми рәвештә өйләнешкәннән соң гына гамәлгә керә. Кагыйдә буенча, контрактны нотариуста раслату мәҗбүри.

Ә сез ничек уйлыйсыз, килешү белән өйләнешүне мәҗбүри итәргә кирәкме?

Рабит Батулла, язучы-прозаик, драматург:
– Элек татарлар язылышмыйча никах белән генә яшәгәннәр, аерылышу очраклары да сирәк булган. Вәгъдәсез татарлар өчен бу контракт бик урынлы булыр иде.

Альбина Бәширова, тамада, җырчы:
– Әгәр дә контрактта кеше хокукларын кысрыклый торган кискен таләпләр куелмаган икән, өстәвенә ул бушлай төзелсә, кирәк дип саныйм. Чөнки күп яшьләр өйләнешүне, аерылышуны бернигә дә санамый. Туй ясаганда да беренче чиратта дусларын, туганнарын шаккатырырга тырышалар. Алдагы тормышны уйлаучылар сирәк. Яшьләргә: «Матур туй белән түгел, матур тормышыгыз белән шаккатырыгыз», – дип киңәшләр бирәбез. Шул ук вакытта аерылышасын уйлап өйләнешүчеләр турында да ишеткәнем бар. Өйләнешү килешүен төзүчеләр дә очрый. Әлеге контракт ике яктан да җаваплылыкны арттырыр иде дип саныйм. Аерылышуның сәбәпләре җитди булганда, өйләнешү килешүе гамәлдән чыгарга тиеш.

Айсинә Гаделшина, Теләче, газета укучыбыз:
– Татарларда андый контракт белән өйләнешүчеләр сирәктер ул. Мин кирәк дип санамыйм да. Аерылышкан очракта болай да закон ир белән хатынның хокукларын кайгырта бит. Дөрес, хәзер яшьләр акыллы. Ир фатир алса үзенә дә, хатынына да яздырмый, әнисе исеменә рәсмиләштерә. Аның каравы, аерылган очракта, торак бүләргә кирәк түгел.

Фото: pixabay.com

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading