Шәһри Казан

Паралимпиада бара

Лондонда инвалидлар өчен Паралимпиада уеннары бара. Популярлык мәсьәләсендә төп Олимпиададан калышса да, әһәмиятлелеге ягыннан Паралимпиада ярышлары аларда катнашучы мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар өчен дә, аларның уңышларын күзәтүче миллионлаган инвалидлар өчен дә күпкә зуррак мәгънәгә ия.

Буыннарны язу тәмам, чын ярышлар башланды
Паралимпиада уеннарының тамырлары 1924 елга ук барып тоташа. Ул елны Парижда чукрак кешеләр өчен беренче Олимпиада ярышлары уздырыла. Аларның хәзер үткәрелә торган кебек тулы мәгънәсендәге Паралимпиада уеннарына әверелүендә хәлиткеч рольне Икенче бөтендөнья сугышы уйный. Бөтен дөнья буенча миллионлаган кешеләрне инвалид иткән сугыш мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә реабилитация үткәрүгә яңача карарга мәҗбүр итә. Спорт, хәрәкәт, физкультура инвалидлар өчен иң нәтиҗәле тернәкләнү чаралары икәне билгеле. Шушы факт Паралимпиадага нигез сала да. Беренче җәйге уеннар 1960 елда Римда үткәрелә, беренче кышкылары 1976 елда Швециядә уза. Аларда инде ишетү мөмкинлегеннән генә түгел, күрү, йөрү, кул белән эшләү кебек сәләтләрдән мәхрүм ителгәннәр һәм башка сәбәпләр буенча инвалид булып исәпләнгән кешеләр дә катнаша. 1988 елдан алып, Паралимпиада уеннарын Олимпиада уеннары артыннан уздыру гадәткә кертелә, шулай эшләү аларның әһәмиятлелеген, җитдилеген ассызыклый, популяррак итә.
Беренче Паралимпиада уеннары 23 илдән якынча 400ләп мөмкинлекләре чикләнгән спортчыны җыйса, аның масштабы елдан-ел үсә, ярышлары төрлеләнә барып, быелгы XIV Паралимпиада уеннарында Лондон 166 илдән 4200гә якын катнашучыны кабул итте. Моңа кадәр даны, ММЧларда (массакүләм мәгълүмат чаралары) яктыртылышы буенча Олимпиада уеннарыннан күпкә калышсалар да, быел инглизләр ул уеннарның мөһимлеген максималь күрсәтергә тырышалар. Лондонда Паралимпиада уеннарын оештыручылар: «Олимпиада буыннарны язу гына иде, алда чын ярышлар башланачак», - дип тә белдергәннәр. Бәлки бу Бөекбритания паралимпиада спортчыларының олимпиада уенчыларына караганда яхшырак чыгыш ясауларына бәйледер, медальләр исәбе таблицасына күз салсак, Паралимпиаданың беренче алты көне эчендә генә дә инглизләр 23 алтын, ә барлыгы 79 медаль яулауга ирешкәннәр (чагыштыру өчен: 16 көнлек Олимпиада уеннарында алар 29 алтын, ә барлыгы 65 медаль откан). Шулайдырмы, юктырмы, әмма быелгы Паралимпиада уеннары Бөекбритания ММЧларында телгә алыну буенча да Олимпиада уеннарыннан калышмый, ярышларга билетлар сатылу буенча да ул дөнья рекордын бәрә - аларга 2,4 миллион билет сатылган.
Инвалидлар илебез данын яклый
Россиянең Паралимпиада спортчылары да үзләренең сау-сәламәт «хезмәттәшләренә» караганда, уңышлырак чыгыш ясый. Паралимпиаданың 6 нчы көнендә генә дә алар 13 - 7 алтын, 2 көмеш, 4 бронза медаль яулады. Гомуми исәп таблицасында исә алар 62 медаль (23-22-17) яулап, әлегә өченче урында. Беренче урында хәзергә 132 (53-39-40) медаль белән Кытай, икенче урында 79 (23-30-26) медаль белән Бөекбритания бара. Олимпиада уеннарында безнең спортчылар барлыгы 82 (24-26-32) медаль алган иде, бу - 16 көнлек ярышлар нәтиҗәсе. Паралимпиада ярышы Олимпиада «туганына» караганда кыскарак, ул 10 гына көн бара, шуңа да карамастан, мөмкинлекләре чикләнгән спортчыларыбыз олимпиада спортчыларыбызны медальләр исәбендә инде узып бара. Инвалид спортчыларыбызның канына сеңгән үҗәтлек, тырышлык сыйфатларыннан күренгәнчә, калган 4 көннең дә уңышлар алып киләчәгендә шик юк.
Россиядә инде берничә ел инвалидларның яшәү шартларын яхшыртуга юнәлтелгән «Уңайлы мохит» программасы эшләп килә, әмма шәһәрләребезне мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең яшәү-көнкүреше өчен җайлаштыру эше бик артта әле. Чит илләрнең күбесендә инвалидлар өчен максималь уңайлыклар тудырылган. Фатир бусагасыннан атлап чыгу белән яшәү өчен көрәш шартларында көн күрергә мәҗбүр булган Россия инвалидларының Паралимпиада уеннарында башка ил спортчыларын уздырып, алдынгы урыннарда баруы сокландыра. «Уңайлы мохиттә» яши башлагач, алар гел беренче урыннан да төшмәс әле.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: