16+

Парклар бәйрәмдә сынала

Бу ялларда нәрсә эшлим икән, дип баш ватып утырырга кирәк булмас. Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов, 5‑6 сентябрьне Парклар һәм скверлар көннәре дип игълан итте. Димәк, барыбыз да паркларга чыгабыз.

Парклар бәйрәмдә сынала

Бу ялларда нәрсә эшлим икән, дип баш ватып утырырга кирәк булмас. Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов, 5‑6 сентябрьне Парклар һәм скверлар көннәре дип игълан итте. Димәк, барыбыз да паркларга чыгабыз.

П арклар фестиваленә багышланган очрашуда Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман бер хатирәсе белән уртаклашты.

- Президент ярдәмчесе булып билгеләнгәч, кайсыдыр журналист: «Җәй азагына парклар ачылачак, диләр. Дөрес сүзме соң бу?» - дип сораган иде. Үзегез күреп торасыз, хак булып чыкты, бүген парклар һәм скверлар берсе артыннан берсе ачылып кына тора, - диде Татарстан Президенты ярдәмчесе.

Быелгы Парклар һәм скверлар елы кысаларында 140 парк ачыла һәм тәртипкә китерелә. Наталия Фишман сөйләвенчә, җәй буе паркларда ял итәсе урынга, халык андагы төзелеш эшләрен күзәтте. Бер яктан караганда, бу котылгысыз, икенче яктан, эшләр тәмамланып килә, язга парклар тулысынча әзер булачак.

- Инде хәзердән сынау чоры башлана. Парк брусчатка, яктырткыч һәм эскәмия белән генә чикләнми, анда ниндидер тормыш мохите булырга тиеш. Моңа тиешле инфраструктура, һәр паркның юнәлешен билгеләргә кирәк. Бәйрәм үткәрү - сынап карауның иң яхшы ысулы. Тирә‑якның ничек үзгәрүе республикадагы һәр кеше өчен дә мөһим. Ике көнлек фестиваль ниләр килеп чыкканын һәм тагын нәрсә эшләргә кирәклеген күрсәтәчәк, - диде Наталия Фишман.

Парк культурасы фестивале республиканың иллеләп парк-скверын колачлый. Чаллыда бәйрәм чаралары Комсомольский, Сидоровка һәм Җиңү паркында уза. Түбән Камада халыкны Тукай белән Танеко паркларына дәшәләр. Әлмәттә Шәмсенур чишмәсе паркының бишенче сентябрьдәге ачылышын шәһәр һәм район халкы бик тә зарыгып көтә. Фестивальдән бер район да читтә калмый.

Казанда яшьләр Җиңү паркында «Урам бит» фестиваленә җыелачак. Лядской бакчасында фото буенча мастер-класслар үткәреләчәк, иске фотоларга да биредә бушлай реставрация ясатып була.
«Химиклар» мәдәният сарае паркына да бу ялларда җан керәчәк.

- Андагы уникаль балалар мәйданчыкларына уңай бәя бирерләр, дип ышанам. Ниндирәк әйберләр урнаштырыйк икән, дип озак баш ваттык, чөнки ишегалларындагы сыман стандарт таучыкларны паркларга урнаштырмыйбыз, дип килештек. Бөтен нәрсә уникаль булырга тиеш. Казандагы оешмалар Дания һәм Голландия технологияләре буенча балалар мәйданчыклары эшләп чыгарырга өйрәнде. Яңа паркта химия темасы яктыртыла, Менделеев таблицасы урын алды, колбалар рәвешендә таучыклар да бар. Физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен дә шартлар булдырдык, - диде Наталия Фишман.

Меңьеллык паркында ике көн дәвамында республика шәһәр-районнарыннан җыелган «Йолдызлык» фестивале җиңүчеләре һәм катнашучылары сәхнә тотачак. Элек аларны «Пирамида» сәхнәсендә генә күреп булса, бу ялларда һәркем килеп тамаша кыла ала.

Ретро стильдәге Урицкий паркында 80‑90 нчы еллар рухы хөкем сөрәчәк. Өлкәннәр яшьләргә үткән заман биюләре буенча мастер-класс күрсәтә ала.

Парклар һәм скверларны торгызуга кагылышлы мактау һәм тәнкыйть сүзләрен социаль челтәрләрдә #парклартурында хештегы куеп та белдерергә мөмкин. Наталия Фишман әйтүенчә, җәмәгать туклану урыннарына да зур игътибар бирелә, урам форматына яраклаштырган каһвәханәләр барлык­ка килә.

Очрашуда Казанның йөзек кашы булган Черек күл паркы турында да сүз кузгатылды. Анда төзекләндерү эшләре инде башланган.

- Тарихи-мәдәни әһәмияткә ия булган әлеге паркта ашыгып эшләргә ярамый, аның тарихи кыйм­мәтен һәм әһәмиятен аңлыйбыз. Быел паркның ярты өслеген алыштырырга һәм балалар өчен спорт мәйданчыклары урнаштырырга өлгерербез. Эшләрнең икенче өлеше киләсе елның язында башланачак. Черек күл паркын төзекләндерүгә дистә миллион сум тотыла, ул берничә парк бәясе торачак, - диде Татарстан Президенты ярдәмчесе.
Наталия Фишман сүз­ләренчә, паркларда сатыла торган азык-төлек, башка төрле әйберләр кыйммәт булмаска тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading