16+

Парламент утырышы: депутатларга ни булган?

Бу атнада Татарстан Дәүләт Советы депутатларының чираттагы утырышы узды. Күтәрелгән төп тема – киләсе елга бюджет планы.

Парламент утырышы: депутатларга ни булган?

Бу атнада Татарстан Дәүләт Советы депутатларының чираттагы утырышы узды. Күтәрелгән төп тема – киләсе елга бюджет планы.

Шулай ук кече һәм урта эшмәкәрлек, наркомания һәм таксикоманияне профилактикалау, Татарстан Экология кодексына үзгәрешләр кертү кебек мәсьәләләр дә каралды.

Телевизордан мондый утырышларны туры эфирда бер тапкыр булса да караучылар хәтерлидер: утырыш башланыр алдыннан парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин иң элек депутатларны теркәлү узарга өнди. Әллә “яшь” депутатлар эшкә әле өйрәнеп бетмәгән, әллә башка сәбәпләр аркасында, 79 депутаттан кала 9ы теркәлү узмады, диде Фәрит Мөхәммәтшин. Икенче тапкыр теркәлү уздырганнан соң утырышта 91 депутат катнашуы ачыкланды. Алга китеп булса да әйтик, регламентны бозасыз, кереп-чыгып йөрисез, дип Фәрит Мөхәммәтшин парламент вәкилләренә шелтә дә белдерде. Утырышның икенче өлешендә андыйлар да күренде...

Узган чакырылыш депутатлардан аермалы буларак, монысында татарча чыгыш ясый торганнары да күбрәк. Мисал өчен, Азат Хамаев, Камил Ногаев чип-чиста ана телендә чыгыш ясады. Дөрес, Камил әфәнде чыгыш ясаганда, рус телле кайбер депутатлар тыңламыйча, телефонда казынып утырды. Әмма эш анда мени?! Дәүләт Советында, ниһаять, Туфан Миңнуллин, Разил Вәлиевтән тыш та татарча чыгыш ясаучы депутатлар килгән! Сүз уңаеннан, икътисад министрыбыз Фәрит әфәнде Габделганиев та, кыенлык белән булса да, докладында татарча җөмләләр кыстыргалады. Афәрин!

...Утырышны депутатлар 1983-1992 елларда Азнакай район Советы башкарма комитеты рәисе, 1992-2005 елларда Азнакай районы башлыгы булып эшләгән Әнәс Исхаковны бер минутлык тынлык белән искә алудан башлады.

Шуннан соң алар республикада һәр кешегә кагыла торган канун проектына – бюджетны кабул итүгә кереште.

Медведев Казанга килә

Бер алманы бишкә бүләек... Акча бүлешә башлаганда, ни өчендер шул җыр искә төшә. Дөрес, җырда бердәмлек, бер-бере өчен җан ату хакында сүз бара. Акчага килгәндә исә, һәр оешма үзен кайгырта.

Фәрит Габделганиев билгеләп узганча, Татарстан илкүләм проектларны тормышка ашыру өчен барлыгы 533 дәүләт контракты төзегән. Бу гомуми санның 94 процентын тәшкил итә. Илкүләм проектларга министр юкка гына басым ясамый – бюджет быел да социаль юнәлештә булачак. Димәк, социаль объектлар төзү һәм башка шундый эшләр алдагы елларда да дәвам итәчәк.

Сүз уңаеннан, бу максатларга быел 25,7 млрд сум акча тоту планлаштырылган. Шуларның 18,1 млрд сумы федераль бюджеттан бүленә.
Илкүләм проектларны тормышка ашыру буенча беренче нәтиҗәләрне киләсе ел башында ук ясарга мөмкин булачак. Апрельдә исә Татарстан бөтен Россия каршында хисап тотарга ниятли.

“Россия Хөкүмәте карары нигезендә, 2020 елда Казанда илкүләм проектлар буенча Бөтенроссия форумы узачак. Аңа Россия Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев рәислек итәчәк”, - дип белдерде икътисад министры.

Кемгә күпме өлеш чыгар?

Социаль сәясәткә киләсе елга 47,1 млрд сум бүлү күздә тотыла. Пенсия белән тәэмин итү өлешенә шуларның 901,4 млн сумы, халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлегенә 5,4 млрд сум бүлү ниятләнә. Бу акчаның бер өлеше картлар һәм инвалидлар йортларына, психоневралогия интернатларына, акылга зәгыйфь балалар тәрбияләнә торган йортларны тотуга сарыф ителәчәк.

Физик культура һәм спортка 2020 ел бюджетында 8 млрд сум күләмендә акча бүлү планлаштырылган. Спорт оешмалары эшчәнлеген тәэмин ителүгә, мисалга, 1,6 млрд сум акча каралган. Балалар белән мәктәптән тыш учреждениеләрдә шөгыльләнелә торган тренерларга, мөгаллимнәргә, инструкторларга югары күрсәткечләргә ирешкән өчен күрсәтелә торган ярдәмнең гомуми күләме – 77,5 млн сум булачак. Массакүләм спорт өлкәсендә физик культура һәм спорт чараларына 152,4 млн сум өлеш чыгачак.

Республиканың финанс министры Радик Гайзатуллин билгеләп узганча, мәгариф өлкәсенә 96,5 млрд сум акча каралган. Шуларның 67 млрд сумы республика бюджетыннан бүленәчәк.

Сәламәтлек саклау өлкәсенә республика казнасыннан 29,6 млрд сум бүленәчәк. Шуларның 1,5 млрд сумы – дарулар белән тәэмин итүгә, 153 млн сумы – шифаханә-курортларда дәвалануны тәэмин итүгә, 1,9 млрд сумы авыруларны профилактикалауга юнәлдерелә. Бу өлкәгә бирелә торган гомуми акча исә 78,4 млрд сум булыр дип көтелә.

Кече һәм урта бизнес

Соңгы елларда кече һәм урта бизнес вәкилләренә зур игътибар бирелә. Бу аңлашыла да, чөнки алар республика бюджетына өлеш кертә, салым түли. Төгәлрәк әйткәндә, республика бюджетына килгән керемнәрнең дүрттән бер өлешен нәкъ менә алар тәэмин итә. Әмма дәүләт тә аларны ярдәменнән ташламаска тырыша.

Бәлки шуңа да Татарстанда кече һәм урта бизнес белән шөгыльләнүчеләр арта барадыр. Фәрит Габделганиев та ел дәвамында аларның саны 1,5 меңгә артуын хәбәр итте. Ә гомумән алганда исә Татарстанда бу өлкәдә 153 мең компания эшләве мәгълүм.

Акчага килгәндә, 2024 елда кече һәм урта бизнеста аның әйләнешен 1,7 трлн сумга кадәр җиткерү планлаштырыла.

Татарстанда барлыгы 74 сәнәгать мәйданы, 17 сәнәгать паркы эшли. Аларда 1,4 резидент урнашкан һәм 27 мең эш урыны булдырылган.
Эш урыны дигәннән, республикада (рәсми саннар буенча, билгеле), эшсезлек дәрәҗәсе түбәнәя бара. Моны Икътисад министрлыгы җитәкчесе дә билгеләп узды. Сентябрь азагында теркәлгән эшсезләр саны 10,7 мең кеше, дипхәбәр итте Фәрит Габделганиев.

Агрокомплекслар арта

Татарстан — агрореспублика. Бездә нефть күп, дип күпме генә күкрәк каксак та, авыл хуҗалыгы безне ашата да, эчертә дә. Киләсе ел бюджетында авыл хуҗалыгы үсешенә барлыгы 12,1 млрд сум акча бүлү каралаган.

Моннан тыш, республиканың 15 муниципаль районында 2021 елга кадәр сөт комплексларын төзү проекты тормышка ашырылачак. Бу районнар арасында Азнакай, Актаныш, Әлмәт, Алексеевск, Әтнә, Балтач, Бөгелмә, Биектау, Кукмара, Лаеш, Саба, Лениногорск, Нурлат, Тукай, Ютазы бар. Шулай ук Казан сөт комбинатында җитештерүчәнлекне арттырырга дигән максат куела. Ә Актанышта исә тәүлеккә 60 тоннага кадәр он җитештерә ала торган тегермән төзү ниятләнә.

P.S. Фәрит Мөхәммәтшин бюджет турында канун проектын “киеренке, гади түгел” дип бәяләде. “Алда әле зур эш көтә. Чыгымнар өлешен генә түгел, керем өлешенә дә анализ ясарга кирәк. Керем өлешен арттыру буенча тәкъдимнәр кермәде диярлек”, - диде Мөхәммәтшин.

Республиканың иң төп кануннарының берсе беренче укылышта кабул ителде. Әмма 3 ноябрьгә кадәр төзәтмәләр кертергә карар кылынды. Шуңа да суммалар әле үзгәрәчәк. Күпмегә икәнен Яңа ел алдыннан, канун проекты тулысынча кабул ителгәннән соң белербез.

Лилия Локманова

Фото: tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading