16+

Владимир Путин: «Мәңгелек туң эри башласа, моның тәэсире бик җитди булачак»

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 19 декабрьдә зур матбугат конференциясе үткәрде.

Владимир Путин: «Мәңгелек туң эри башласа, моның тәэсире бик җитди булачак»

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 19 декабрьдә зур матбугат конференциясе үткәрде.

Климат

Сораулар бирүне “Маяк” радиосыннан Валерий Самфилов башлады, ул климат үзгәреше мәсьәләсен күтәрде.

Владимир Путин үзенең җавабында климат үзгәрешенең җитди хәл булуын искәртте. БМО мәгълүматлары буенча табигатькә зарарлы матдәләр чыгаруда беренче урында - АКШ, аннан соң - Кытай, Европа Берлеге. Россия - дүртенче урында. Россиядә температура күтәрелеше темпы 2,5 мәртәбәгә югары. “Мәңгелек туң эри башласа, моның тәэсире бик җитди булачак”, - дип искәртте Президент.

Чүп-чар

Көнкүреш калдыкларын эшкәртү турында сүз кузгатылгач, Владимир Путин илдә елына 70 миллион тонна чүп җыелуын әйтте. Чүп эшкәртү тармагы исә, “нульдән” оештырыла. Президент әйткәнчә, кайбер илләрдә чүп эшкәртү заводлары шәһәр эчендә һәм халыкка бер дә комачауламый. Бездә чүп эшкәртү заводлары турында халыкка аңлату һәм очрашып сөйләшүләр җитми әлегә.

Совет мирасы

Кайбер кешеләрнең: “Россия совет мирасы хисабына яши”, – дигән тәнкыйть сүзе белән килешмәвен белдерде Владимир Путин.
- Россия совет мирасыннан файдаланмыйча кала алмый. Россия совет үткәне һәм казанышлары белән горурлана ала, - диде Президент.
Россиядә федераль автотрассалар 39 меңнән – 80 мең чакрымгаҗиткән. Мәскәү дөнья базарына ашлык сатуда АКШны һәм Канаданы узып киткән. Яңа 8 энергоблок төзелгән, гидроэнергетика алгарыш кичерә.

Медицина

Владимир Путин җавабына караганда, медицинада хезмәт хакы дәрәҗәсе башка социаль өлкәләрнекеннән югары. Ләкин, бу – уртача күрсәткеч. Баш табибларның хезмәт хакы хирургларныкыннан зуррак. Проблеманы чишү зарур. Медицинада беренчел звеноны ныгыту өчен 550 миллиард сум билгеләнгән, алар медицина техникасы һәм транспорт сатып алуга тотылачак.

Спорт

Бөтендөнья допингка каршы агентлыкның (ВАДА) карары Олимпия хартиясенә каршы килә, дип белдерде Президент. “Күпчелек спортчылар чиста, ә җәза бөтенесенә дә кагыла. Фигуралы шуучы кызлар дөньяда дүртле сикереш ясаучы - бердәнберләр. Кечкенә кызларның ни гаебе бар?” - диде ул.
Россиядә 2020 елда футбол буенча Европа чемпионаты уеннары узачак.

Донбас

Президент Владимир Путин Донбаста сайлаулар демократик нигездә уздырылган, дип саный. Минск килешүендә язылганча, республикалар тел билгеләнешенә һәм хокук саклау органнарына хокуклы. Донбаста ирекле рәвештә килгән европалылар бар.
“Мәскәү Киевка газны ташламалы бәяләрдә бирергә әзер. Украинада газ транзиты кала,” - диде Президент.

Ленин

Пролетариат юлбашчысы Владимир Ульянов-Ленинны мавзолейдан алу фикеренә карата Владимир Путин: “Ленинга кагылырга кирәкми. Күп кешеләр өчен ул әһәмиятле тарих. Алга барырга кирәк”, - дип кыска җавап кайтарды.

Герой

Әхмәд һәм Рамзан Кадыйровларга Россия Герое исеме бирелүен лаеклы дип белдерде Президент Владимир Путин.
- Грозный сугыштан соңгы Сталинград кебек иде. Хәл тамырдан үзгәрде. Кадыйровка республиканы торгызганы өчен Хезмәт Герое биреп булыр иде. Яшь әле, бераз көтик, - диде Президент.

Бөек Җиңүгә - 75 ел

Киләсе елда Бөек Җиңүнең 75 еллыгына Грузия белән Украинаның килмәве ихтимал. Президент моңа карарта: “Кемнәр килми бу - хата. Алар фашистларга каршы сугышкан үзләренең гражданнарын хөрмәт итми”, - диде.

Пенсия

Владимир Путин бернинди яңа пенсия реформасы булмый, үзгәртү кертүләр әзерләнми, диде. Тупланма өлешне тоткарлау бу аларны саклау максатында гына эшләнә.

Авыру балалар

Балалы гаиләләргә шартларны яхшырту зарурлыгын искәртте Владимир Путин. Өченче бала туганда 450 мең сум түләнә. Авыру балалар медицинасы буенча эшне камилләштерү кирәклеген, авыру баланы дәвалауга акча җыюның дөрес гамәл түгеллеген әйтте, Президент.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның зур конференциясе 4 сәгатьтән артык барды.

 

Президент Владимир Путин башлангычында беренче мәртәбә зур матбугат конференциясе 2001 елда оештырыла. Анда 500 журналист катнашкан, очрашу 1 сәгать 35 минут дәвам иткән. Президент шуннан бирле ел саен туры эфирда Россия һәм чит илләр журналистлары сорауларына җавап бирә. Фәкать, 2005 елда һәм Владимир Путин ил Премьер-министры вазифасында вакытта гына (2009-2011 еллар) әлеге чара үткәрелмәгән. Вакыт “рекорды” 2008 елда теркәлгән: матбугат конференциясе 4 сәгать 39 минут барган. Узган елгы конференциядә 1702 журналист катнашкан, быелгы очрашуга 1895 журналист язылган.

 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading