16+

Пенсиядә – пенсиясез: Татарстанда яшәүче Илсөя Ханнанова 18 ел пенсиясен ала алмый

– Безнең хезмәткәрләр берничә тапкыр янына барып карасалар да, хәтта Азнакай хакимияте ярдәмендә проблеманы чишәргә тырышсак та, ул гаризага кул куймый. Анда – шундый фобия.

Пенсиядә – пенсиясез: Татарстанда яшәүче Илсөя Ханнанова 18 ел пенсиясен ала алмый

– Безнең хезмәткәрләр берничә тапкыр янына барып карасалар да, хәтта Азнакай хакимияте ярдәмендә проблеманы чишәргә тырышсак та, ул гаризага кул куймый. Анда – шундый фобия.

Беркөнне редакциябезгә Азнакайдан актив укучыбыз Хәким абый Гыйләҗев килеп керде. Гадәттәгечә, язмалар алып килгән. Сүз арты сүз чыгып, күршеләрендә ярдәмгә мохтаҗ бер апа турында сөйләде ул. Азнакайда яшәүче Илсөя Ханнанова 18 елдан бирле пенсия алмый икән. Эш урынында имгәнгәнгә социаль яклау фондыннан бирелә торган 1300 сум тирәсе пособие акчасына көн күрә. Еш кына, күршеләре ашарга кертәләр. Бу гаҗәп хәлләрнең очына чыгарга теләп, үз тикшерүебезне үткәрдек.

Беренче чиратта Илсөя апаның үзе белән сөйләштек. Ялгыз яшәп аралашуга сусаган булдымы, әллә үзе ачык кеше, сөйләшүебез бик озакка сузылды.
– Берәүгә дә ышанмыйм. Ярый, рәхмәт, авыл халкы ярдәменнән ташламый, хәер китерәләр, корбан гаете вакытында итләр бирделәр, ач калдырмыйлар, – дип зарын сөйләде Илсөя апа.

Аның бер туганы да юк. Гаиләдә бердәнбер бала булган, үз балалары да юк. 1993 елларда «Азнакайнефть» идарәсендә эшләгән чагында, идән юганда таеп егылып, умырткасына зыян килгән. Үзе әйтүенчә, аны эштән законсыз рәвештә чыгарганнар. Ай саен социаль иминиятләштерү фондыннан, эштә имгәнгәнгә, 1300 сум тирәсе пособие алып бара. 2000 елны Илсөя Ханнановага III группа инвалидлык биргәннәр. Бу белешмәнең күчермәсен Хәким абый редакциябезгә дә китерде. Соңгы елларда Илсөя апаның хәле тагын да начарланган, өеннән чыгып йөри алмый, табибларга бармый. Документтан күренгәнчә, инвалидлык группасы гомерлеккә бирелгән, әмма инвалидлык буенча пенсия түләнми. 1956 елгы Илсөя апа җиде ел элек картлык буенча да пенсиягә чыгарга тиеш булган, ләкин бернинди дә пенсия юк.

Бу гаҗәп хәлләрне Азнакай районы пенсия бүлегенә дә аңлатып күрсәттек. Клиентлар хезмәте белгече Айгөл Харрасова әйтүенчә, Илсөя Ханнанова хәтта пенсионерлар исемлегендә, пенсия фонды базасында да теркәлмәгән. Шулай да аны пенсия бүлегендә, район хакимиятендә яхшы беләләр. Закон нигезендә, кеше пенсия билгеләүне сорап теркәлү урыны буенча пенсия бүлегенә гариза тапшырганнан соң гына акчалар түләнә башлый. Баксаң, Илсөя Ханнанова гариза язудан, документлар имзалаудан баш тарта икән.
– Безнең хезмәткәрләр берничә тапкыр янына барып карасалар да, хәтта Азнакай хакимияте ярдәмендә проблеманы чишәргә тырышсак та, ул гаризага кул куймый. Анда – шундый фобия. Бер генә кәгазьне дә имзаламый, алдаларлар дип курка, – дип аңлатты Айгөл Харрасова.

Илсөя апа белән бу мәсьәләдә без дә сөйләшеп карадык. ул чынлап та, кешеләргә ышанмыйм, ди. «Картлык буенча пенсиягезне алырга булса да гариза языгыз, акчагыз югалып бара», – дип үгетли башлагач та, үз сүзен бирмәде.
– Миңа закондагы кеше әйтте, үз хокукларыңны якла, диде. Мин инвалидлык буенча пенсия алырга тиеш, картлык буенча алмыйм. Бер документка да кул куймаячакмын. Мине җитәрлек алдаладылар. Грамоталы булмасам да аңлыйм, сез мине туры юлдан тайпылдырмагыз, – дип җаваплады.

Закон нигезендә, кешегә пенсия бары ул гариза язган көннән алып кына түләнә. Илсөя апаның да хәзер документлар тапшырган очракта да, 18 ел буе түләнмәгән пенсиясе бирелмәячәк дигән сүз. Әле тагын ничә ел шулай үзенә тиешле акчаларны югалтып барыр ул, билгесез. Картлык буенча минималь пенсия уртача 8 мең сум дип алсак та, Илсөя апа якынча 600 мең сумнан артык акчасын алмаган булып чыга. Бу мәсьәләдә Казан пенсия бүлеге хезмәткәрләре белән дә киңәшләштек.

– Мондый очракта документларны электрон формада тапшырырга була. Моның өчен пенсия фондында теркәлергә һәм шәхси кабинет аша гариза юлларга кирәк. Бу очракта имза таләп ителми, – дип аңлатты Вахитов районы пенсия бүлегенең пенсияне исәпләү һәм билгеләү буенча җитәкче урынбасары Алсу Мәрдиева.
Бу тәкъдимне Азнакай районы хакимиятенә дә җиткердек. Анда якын арада бу ысулны кулланып карарга вәгъдә иттеләр.

Марсель Гафиятуллин, Азнакай муниципаль районы матбугат үзәгенең җитәкчесе:

– Илсөя Ханнанова белән бәйле вакыйгалар район хакимиятенә күптәннән таныш. Ул документлар имзаларга курка. Ничек кенә тырышсак та, пенсия билгеләүне сорап, гариза яздырта алмыйбыз. Мәҗбүриләргә хакыбыз юк. Район башлыгы гел аның хәлен белеп тора. Мөмкин булганча, ярдәм итә. Итләр, ризыклар китерә, акчалата да ярдәм кулы суза. Пенсия билгеләүне электрон рәвештә рәсмиләштерү ысулы хакында да уйлашырбыз.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading