16+

Пенсияләр артачак

Киләсе елда хезмәт пенсияләрен - 8,1, ә социаль пенсияләрне 17,6 процентка индексацияләргә планлаштыралар. Ә 2016 елга исә картлык буенча хезмәт пенсияләре 25 процентка артырга тиеш.

Пенсияләр артачак

Киләсе елда хезмәт пенсияләрен - 8,1, ә социаль пенсияләрне 17,6 процентка индексацияләргә планлаштыралар. Ә 2016 елга исә картлык буенча хезмәт пенсияләре 25 процентка артырга тиеш.

Бу турыда РФ Пенсия фонды идарәсенең Казандагы киңәйтелгән утырышында РФ Пенсия фонды идарәсе рәисе Антон Дроздов җиткерде. Билгеле булганча, быел хезмәт пенсияләре ике тапкыр артты: 1 февральдә - 6,6 процентка, 1 апрельдән - 3,3 процентка. Моннан тыш, дәүләт тәэмин ителеше буенча пенсиянең күләме дә 1,81 процентка индексацияләнде. Шулай итеп, 2013 елда хезмәт пенсиясенең уртача күләме 10 мең 741 сумга тигез булды. Сугышта җәрәхәт алган инвалидлар бүгенге көндә уртача алганда - 24 мең 280 сум, Бөек Ватан сугышында катнашучылар 25 мең 283 сум пенсия ала. Социаль пенсиянең күләме уртача алганда 6 мең 459 сумга тигез.
Антон Дроздов билгеләп үткәнчә, 2013 елда Россия Пенсия фонды пенсия түләүгә 5,1 трлн сумнан күбрәк акча тотар дип көтелә, узган ел белән чагыштырганда, бу 600 млрд сумга артыграк дигән сүз. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Татарстанда быелның 11 ае эчендә Пенсия фондының чыгымнары 128 млрд сумга тигез. Хәзерге вакытта республикада 1 млн нан күбрәк пенсионер бар, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте. Россия Пенсия фонды юнәлеше буенча пенсия алучылар хәзерге вакытта 40,8 млн кеше исәпләнә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading