Шәһри Казан

Пентагонга Казан вертолетлары нигә кирәк?

Үзен дөньяның кендеге дип санаучы АКШ кораллы көчләре Казан вертолетларына мохтаҗ. Моңа бер дә гаҗәпләнәсе юк. Чөнки Американың Әфганстанда «тәртип» урнаштырырга маташкан армиясенең гамәлдәге вертолетлары әлеге таулар патшалыгы өчен бигүк кулай түгел. Ә менә КВЗда эшләнә торган Ми-17ләр өчен таулар, кем әйтмешли, «нипочем». Алар, кирәк икән, таулар арасында да, чүлдә...

Реклама

Үзен дөньяның кендеге дип санаучы АКШ кораллы көчләре Казан вертолетларына мохтаҗ. Моңа бер дә гаҗәпләнәсе юк. Чөнки Американың Әфганстанда «тәртип» урнаштырырга маташкан армиясенең гамәлдәге вертолетлары әлеге таулар патшалыгы өчен бигүк кулай түгел. Ә менә КВЗда эшләнә торган Ми-17ләр өчен таулар, кем әйтмешли, «нипочем». Алар, кирәк икән, таулар арасында да, чүлдә дә рәхәтләнеп оча. Шуңа да Пентагонның күзе аңа төшкән дә инде. Ул үзенең Әфганстандагы марионетка армиясен Ми-17ләр белән көчәйтмәкче. Бу машиналар, беренчедән, әфган табигатенә яраклашкан булса, икенчедән, ул әфганлыларга инде күптән таныш та. Димәк, аларны әлеге вертолетларда очарга укытып азапланасы юк.
Безнең белешмә: Ми-17 вертолеты - Ми-8нең камилләштерелгән варианты. Ул Ми-8МТ исеме астында 1980 елдан бирле серияләп җитештерелә. Ми-17 шуның экспорт төре. Аңа ике көчле двигатель урнаштырылган. 1991 елдан аның Ми-17-1 дигән гражданнар варианты да җитештерелә.
Казанда эшләнә торган Ми-17ләрне сатып алу турында Пентагон «Рособоронэкспорт» белән килешүне 2011 елның маенда төзегән иде. Әлеге контракт нигезендә без америкалыларга 21 вертолет һәм аларга запас частьлар сатарга тиеш. Бу алыш-бирешнең тулаем бәясе 500 миллион доллар тирәсе. Вертолетларны җыю эше КВЗга тапшырыла һәм ул аны 2016 елның 31 декабренә төгәлләргә тиеш. Казан осталары ике боргалакны җыеп тапшырганнар да инде.
Ләкин Сенатның оборона буенча комитеты әгъзалары Пентагонның әлеге гамәленә каршы чыкканнар. Имеш, алар Россиянең Сүриягә мөнәсәбәтеннән канәгать түгел. Җитмәсә, санкциягә карамастан, «Рособоронэкспорт» Иран белән дә хезмәттәшлек итә. Россия әлеге ислам дәүләтенә, космоска ясалма иярченнәр җибәрү җиһазлары дигәм исем астында, баллистик ракеталар төзүгә яраклы технологияләр сата. Шуңа да Конгресс әгъзалары катгый рәвештә Пентагоннан «Рособоронэкспорт»ка карата санкция куллануын таләп итәләр дә инде. Бу турыда алар быел март аенда АКШның саклану министры Леон Панеттка хат та юллаганнар иде. Ләкин ул чакта Дәүләт департаменты, мондый санкция милли мәнфәгатьләргә каршы килә, дип, бу тәкъдимне кире какты. Америка коры җир гаскәрләре штабы начальнигы генерал Реймонд Одерно, сенаторларга җавап итеп: «Әфганстанда иминлек тәэмин итүче көчләрнең оператив ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен бүтән чара юк», - дип белдерде. Генерал Россия вертолетларының Әфганстан шартларында өстенлеген раслаган аргументлар да китерде. Әле шушы көннәрдә генә АКШның Оборона министрлыгы бездән өстәмә рәвештә тагын 10 шундый боргалак сатып алырга теләк белдерде. Бу узган елның маенда төзелгән контракттан тыш. Боргалаклар 2017 елга төзелеп бетәргә тиеш.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: