16+

Питрауга кадәр себерке җыеп кал

Әбиемнең Питрауга кадәр себерке җыеп калырга кирәк дигәне истә.

Питрауга кадәр себерке җыеп кал

Әбиемнең Питрауга кадәр себерке җыеп калырга кирәк дигәне истә.

Халык та юкка гына, "Питрау җиттеме - җәй бетте" дип әйтмидер. Питрауны 12 июльдә бәйрәм итәчәкләр. Ә хәзер менә нәкъ себерке җыяр җак.

Баксаң, республикабыз районнарында һәр урман хуҗалыгының себерке җыю буенча еллык планы бар икән. Халыкны себерке белән тәэмин итү өчен Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы җаваплы. Агачларны рөхсәтсез сындырган кешеләр штрафка тартылачак. Кагыйдә буенча, себерке җыйганда агачны аударырга ярамый. Ботакларын бары пычак белән генә кисәргә кирәк.

Сүз уңаеннан, Кукмарада складларга 20 мең пар себерке киптерүгә куярга өлгергәннәр инде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading