16+

Пособиеләр артты

Аналарга һәм балаларга Социаль иминият фондыннан түләнә торган пособиеләргә индексация ясалды.

Пособиеләр артты

Аналарга һәм балаларга Социаль иминият фондыннан түләнә торган пособиеләргә индексация ясалды.

РФ Социаль иминият фондының Татарстандагы бүлекчә идарәчесе Рамил Гайзатуллин аңлатканча, быел бала тугач та бер тапкыр бирелә торган пособиенең күләме 12405 сум булачак. Узган елда ул 11703 сум иде. Шуны да әйтергә кирәк: әлеге индексация 2012 елның 1 гыйнварында һәм аннан соң туган балаларга гына кагыла. Узган ел исә мондый төр пособие 39728 яшь әнигә бирелде. Эшләүче булачак әниләр йөклелекнең башлангыч чорында хатын-кызлар консультацияләрендә исәпкә баскан очракта түләнә торган пособие дә 465 сумга кадәр артты.
Социаль иминият фонды ата-аналарга балаларын 1,5 яшькә кадәр тәрбияләү чорында түли торган пособиеләр күләмен дә арттырды. Хәзер әлеге пособиенең минималь күләме беренче балага - 2326 сум (элек - 2194 сум), икенче һәм аннан соң туган балалар өчен 4652 сум (элек - 4388 сум) итеп билгеләнде. Эшләүче хатын-кызларга бала карау өчен пособие уртача хезмәт хакының 40 проценты күләмендә түләнә. Аның максималь күләме 14625 сумнан артмаска тиеш. Ул шулай ук бала карау өчен түләнә торган минималь пособиедән ким була алмый. Әгәр ким була икән, бу очракта эш бирүче бу пособиене тиешле суммага җиткерү өчен өстәп түләргә тиеш. Узган ел республикада яшәүче 63 меңнән күбрәк гаиләгә бала тәрбияләү өчен пособиеләр түләнде.
Шулай ук йөклелек һәм бала тудыру буенча вакытлыча хезмәткә яраксызлык очрагына түләнә торган пособиенең (декрет акчасы) максималь күләменә дә индексация ясалды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading