Шәһри Казан

24 гыйнвар 2012 яңалыклары

  • 24 гыйнвар 2012 - 08:14
    Владимир ПУТИН: «Без Америка кебек милләтсез ил була алмыйбыз»
    Владимир Путинның кичә «Независимая газета»да дөнья күргән «Россия: милли мәсьәлә» мәкаләсе шау-шу уятты. Соңгы арада Россия Премьеры үзенең уй-фикерләрен кәгазьгә күчерү белән шөгыльләнә. Ил башлыкларының газетага мәкалә язганнарын балачагымнан алып белми идем, бары ерак тарихтагы Ленин бабайның гына шулай язганы хакында ишеткәнем булды.
    369
    0
    0
  • 24 гыйнвар 2012 - 08:11
    Ташлар белән көрәшәбез
    Күпләр, тикшеренгән вакытта бөерләрендә, сидек куыгында яки сидек юлында таш барлыгы ачыкланса, аптырашта кала: ничек барлыкка килгән ул, каян җыелган, болай сиздергәне дә булмады бит үзе? Ләкин моннан әллә ни куркырга кирәкми, ди табиблар, чөнки хәзерге медицина ташларны алдырырга гына түгел, ә аларның кабат барлыкка килүен булдырмый калырга да мөмкинлек...
    723
    0
    0
  • 24 гыйнвар 2012 - 08:07
    Кире «кәҗә бәтие»
    «Зинһар, чык инде», - дия-дия, кат-кат ялынып карасам да, чыкмый бит, әй! Менә, мин әйтәм, киребеткән - мин монда эшкә соңга калам, аның киреләнүе киреләнү.
    471
    0
    0
  • 24 гыйнвар 2012 - 08:05
    Пособиеләр артты
    Аналарга һәм балаларга Социаль иминият фондыннан түләнә торган пособиеләргә индексация ясалды.
    252
    0
    0
  • 24 гыйнвар 2012 - 08:02
    Маймыл күзлек тапкан...
    Инде унсигез ел буе ВТО (Бөтендөнья сәүдә оешмасы) бусагасы төбендә ятим бала сыман таптанып торучы Россиягә дә, ниһаять, әлеге «оҗмах» ишеге ачылды кебек. Һәрхәлдә, ВТО әгъзаларының барысы да аны үз араларына кабул итәргә ризалык бирде. Һәм менә 16 декабрьдән Россия үзенең күптәнге бу хыялын тормышка ашырырга хокуклы. Җәен Дәүләт Думасы...
    463
    0
    0
  • 24 гыйнвар 2012 - 07:59
    «Ансат»ка ансат түгел
    Әгәр дә бу дөнья гел без хыялланганча гына барса, без инде, юләр әйтмешли, әллә кайчан коммунизмда яшәргә тиешле кешеләр идек.
    399
    0
    0
  • 24 гыйнвар 2012 - 07:51
    Әкият булган икән...
    Эх! Бар иде бит яшь чакларым, артист булам дип хыял канатында җир белән күк арасында яшәгән көннәрем! Авылда үзем әнкәй белән бабайга хуҗалык эшләрендә булышам, ә кесәмдә - «Совет Татарстаны» газетасының 1956 ел, 10 апрель саныннан кисеп алган, СССР дәүләт академия Кече театр янындагы М.С.Щепкин исемендәге театр училищесы (ЮУЙ) каршында...
    716
    0
    0
  • 24 гыйнвар 2012 - 07:48
    «Яклап милләт сакчысын...»
    «Академия театры «Зәңгәр шәл»не яңадан куя икән...» - дигән хәбәрне ишеткәч, иң беренче булып күңелдә: «Иҗади торгынлык галәмәте түгелме бу?» - дигән шик-шөбһә туды. Очраклы бер очрашуда Фәрит Бикчәнтәевнең үз авызыннан: «Куюын куярбыз да, ничек килеп чыгышын белгән юк», - дип борчылуын ишетү мине тәмам хафага салды. Чөнки баш режиссерның...
    407
    0
    0
  • 24 гыйнвар 2012 - 07:44
    Розалина Шаһиева: «Мин җиһанны тойдым»
    Сәнгать белгече Розалина Шаһиева белән күргәзмәдән күргәзмәгә юллар гел кисешеп тора. Сүзебез дә һаман саен рәссамнар, сынчылар хакында куера. Ә шагыйрә буларак II Бөтендөнья «Иран һәм җиһан» дип аталган шигырь конгрессында катнашуы турында иркенләп сөйләшеп утырырга гел җай таба алмыйбыз. Җитмәсә, Ираннан кайтуга ук: «Мин бу сәфәргә гомерем буе әзерләнгәнмен...
    823
    0
    0
  • 24 гыйнвар 2012 - 07:37
    «Псих кешене дә рәхәтләнеп уйнар идем»
    Театрда Байбулат Батулла белән сөйләшеп торганны күреп, яныбызга иңнәренә ак яулыгын салган бер апа килде. «Рәхмәт, улым, телевизордан елый-елый карадык үзеңне», - диде ул, кыяр-кыймас кына. Шунда ук кайсы спектакль турында сүз барганын аңлап алдым. Байбулатның әтисе Рабит Батулла әсәре буенча төшерелгән «Бичаракай» фильмы турында әйтүе иде аның. Байбулат балачактан...
    293
    0
    0
Реклама