16+

Президент газ җиһазына хезмәт күрсәтә торган оешмаларга контрольне арттырырга кушты

Президент Рөстәм Миңнеханов газ җиһазына хезмәт күрсәтә торган оешмаларга контрольне арттырырга кушты. Бу эшкә ул Дәүләт торак инспекциясе һәм прокуратурага да кушылырга чакырды.

«Газ белән бәйле һәр җиһаз җимерелергә мөмкин. Бигрәк тә тиешле квалификациягә ия булмаган кешеләрне эшкә җәлеп иткәндә», – диде ул. Миңнеханов «Газпром трансгаз Казан» генераль директоры Рәфкать Кантюков белән республикада өйдә һәм фатирда газ җиһазларын куркынычсыз куллану белән бәйле төп проблемалар буенча фикер алышты. Компания абонент белән килешү нигезендә 1,4 млн чамасы фатир һәм торак йортка газ җиһазларын ремонтлый, аларга хезмәт күрсәтә.

Әлеге компаниядән тыш, республикада тагын 294 махсус оешма эшли.

Кантюков сүзләренчә, бу оешма хезмәткәрләренең квалификациясе түбән, аларның эшчәнлеген контрольдә тоту механизмы норматив документларда тиешлечә теркәлмәгән.

Ул соңгы вакытта йорт хуҗаларының газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтүдән баш тарту очраклары ешаю турында әйтте.

Узган елны 8 411 клиентның газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтеп булмаган.

Газ корылмаларының срогы чыгу сәбәпле алмаштыру мәсьәләсе кискен тора.

123 меңнән артык газ плитәсе, 31 меңнән артык газ колонкасы, 15 меңнән артык җылыту казанын алыштырырга кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading