Шәһри Казан

Президент праймеризында катнашу өчен кандидатлар тәкъдим итү башланды

Сентябрь - Татарстан халкы өчен бик җаваплы ай, чөнки 15 елда беренче тапкыр Татарстан Президентын Мәскәү түгел, үзебез билгеләп куячакбыз. 13 сентябрьдә узачак сайлауга кадәр республика дилбегәсен үз кулына алырга теләүчеләр ут‑судан да хәтәррәк сынаулар үтәргә тиеш булачак.

«Бердәм Россия» - Россиядә праймериз үткәрә торган бердәнбер партия. Праймериз алдан тавыш бирү, кандидатлыкка кандидат сайлау дигәнне аңлатта. Тәртибе болайрак: сайлауда кандидат булам дигән кешеләр праймеризда халык каршында үз эшчәнлекләре һәм, сайланган очракта, ниләр майтаруы турында сөйли. Барлык кандидатлар чыгыш ясаганнан соң, сайлап алучылар яшерен рәвештә тавыш бирә.

Быел Президент праймеризын оештыру эшен үз өстенә инициатив төркем алды, мондый тәҗрибә Россиянең бүтән бер төбәгендә дә юк. Инициатив төркемгә төрледән-төрле җәмәгать оешмаларыннан 14 кеше керде: Татарстанның предприятиеләр һәм эшкуарлар ассоциациясе, «Фатыйма» хатын-кызлар үзәге, «Сәләт» яшьләр фонды, Иҗади яшьләр академиясе, Чуваш милли-мәдәни автономиясе, «Ак калфак» татар хатын-кызлары үзәге һ.б. Инициатив төркемнең беренче утырышы бу атнада узды.

Праймеризга кандидатларны 13 майдан башлап 5 июньгә кадәр тәкъдим итәргә мөмкин. Үзләренең лаеклы кандидатларын республикада эшләп килә торган җәмәгать оешмалары тәкъдим итәргә хокуклы. «Бердәм Россия» партиясе әгъзалары үз кандидатураларын мөстәкыйль рәвештә, ә бернинди партиядә теркәлмәгән кешеләр, үзләрен тәкъдим итә алыр өчен, партиянең ун әгъзасының хәер-фатихасын алырга бурычлы. Алдан тавыш бирүдә кимендә дүрт кандидат катнашырга тиеш, шуларның берсе рәсми рәвештә «Бердәм Россия» партиясе тарафыннан тәкъдим ителәчәк.

Инициатив төркем праймеризны җәмәгать оешмалары белән берлектә үткәрәчәк. Президент праймеризында кандидатлар өчен тавыш бирүдә республикада яшәүчеләр - сайлап алучылар катнаша. Тавыш бирү алдыннан сайлап алучылар кандидатлар белән очрашып, аларга сорауларын бирә, программалары белән таныша ала. Сайлап алучылар исемлеген җәмәгать оешмалары төзи, бу эштә республикадагы теләсә кайсы җәмәгать оешмасы катнаша ала. Моның өчен 13 майдан башлап 5 июньгә кадәр эш көннәрендә (15.00-18.00 вакыт аралыгында) Островский урамы, 23 йорт адресы буенча инициатив төркемгә тиешле документлар тапшырырга кирәк.

Реклама

Праймеризны мөмкин кадәр ачык рәвештә үткәрү өчен сайт та булдырылды - www.праймериз-рт.рф, анда һәркем праймериз барышын күзәтә ала. Инициатив төркем рәисе итеп Идел буе федераль округының гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү буенча Иҗтимагый совет әгъзасы Илгиз Хәйруллин сайланды.

Инициатив төркем әгъзасы, Татарстанның Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов әйтүенчә, праймериз җиңүчесе президентлыкка кандидат итеп «Бердәм Россия»нең июльдә узачак конференциясендә тәкъдим ителәчәк.

Фото: Ринат Нәҗметдинов/sntat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: