16+

Путин юбилеен кайда ничек үткәрәләр?

7 октябрь көнне «иске-яңа» Президентыбыз Владимир Путинга 60 яшь тула. Ил башының юбилеен һәркем үзенчә уздырырга ниятли.

Путин юбилеен кайда ничек үткәрәләр?

7 октябрь көнне «иске-яңа» Президентыбыз Владимир Путинга 60 яшь тула. Ил башының юбилеен һәркем үзенчә уздырырга ниятли.

Берәүләр аңа багышлап симфоник музыка концертлары, шигъри кичәләр, лабрадорлар күргәзмәсе, күперләрдә растяжкалар, аның хөрмәтенә турникта тартылулар, истәлекле урыннар буенча «юбилей йөрешләре» оештырырга җыенса, икенчеләре аның сәясәтенә каршы пикет-митинглар үткәрергә карар иткән.
Кремльнең «Бердәм Россия яшь гвардиясе»нең (БРЯГ) координация советы рәисе Максим Руднев: «Бөтенроссия акциясенең форматын җирле штаблар үзләре хәл итә», - ди.
Путинның туган шәһәре Санкт-Петербургта исә 8 октябрь көнне, «Петербург мирасы һәм перспективасы» фонды белән берлектә, Таврия сараенда «Музыкаль комплимент» дип аталган концерт узачак. Шәһәрнең шәрәфле гражданинына багышланган бу чарага билетлар сатылмый, VIP-кунакларга чакыру кәгазьләре генә таратыла. Ә 7се көнне рәссам Алексей Саргиенконың «Президент. Игелекле җан иясе» дип аталган күргәзмәсе ачыла. Ачылыш тантанасында кара лабрадорлар да катнашачак.
Ә ниндидер «Милли комитет-60» исемле оешма шәһәр хакимиятеннән «Юбилейный ход» дип аталган хәрәкәт һәм митинг оештыруга рөхсәт сораган. Алар Путин өчен истәлекле булган урыннар буенча йөреп чыкмакчылар. Мондыйларга Мариин сарае (Путинның сәяси карьерасы башланган урын), Литейный проспекты (КГБ) һ.б. керә. Бу оешма вәкилләре Путинга Зураб Церетели тарафыннан ясалган һәйкәл дә куймакчылар.
Оппозиция вәкилләре исә Президент аппаратыннан ерак булмаган җирдә «Проводим дедушку на пенсию» дип аталган флешмоб уздырырга ниятли. Алар Президентка «бүләк итәргә» «лаеклы ялда» кирәк булырга мөмкин булган әйберләр - башмак, күзлек футляры, бакча өчен лейка һ.б. алып килергә җыена. Ә быел дәүләт чиновникларына пенсиягә чыгуны 70 яшькә кадәр озынайткан Владимир Путин үзе исә җәмәгать акцияләренең берсендә дә катнашырга җыенмый. Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков Путинның юбилейны туган шәһәрендә, туганнары һәм дуслары белән үткәрергә җыенуын әйтә.
«Иске-яңа» җитәкчебезгә без дә изге теләкләрдә калабыз!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading