16+

Рамазан хәзинәсе – суыткычта

Казан шәһәренең Тынычлык бистәсендәге «Тынычлык» мәчете ишегалдына «Рамазан хәзинәсе» дигән суыткыч куелган. Теләгән һәркем мохтаҗлар өчен хәер-сәдака итеп, әлеге суыткычта ашамлыклар калдырып китә ала.

Рамазан хәзинәсе – суыткычта

Казан шәһәренең Тынычлык бистәсендәге «Тынычлык» мәчете ишегалдына «Рамазан хәзинәсе» дигән суыткыч куелган. Теләгән һәркем мохтаҗлар өчен хәер-сәдака итеп, әлеге суыткычта ашамлыклар калдырып китә ала.

Хәерле гамәлне күтәреп алучылар шактый булуына үзебез инанып кайттык. «Шәһри Казан» газетасы редакциясеннән җибәрелгән җиләк-җимешләрне һәм кондитер ризыкларын мөәзин Мирваиз Сәед рәхмәт белән кабул итеп, дога кылып, суыткычка урнаштырды.
Мәчетләргә ярдәм итү, Рамазан айларында мәчет картларына, дип җиләк-җимешләр китерү, ифтар ашлары уздыру кебек матур гадәт электән бар. Ләкин мәчет ишегалдында йозаксыз-каравылчысыз рәвештә сый-нигъмәт тулы суыткыч торуы гаҗәп вә сокландыргыч күренеш. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин тәкъдимендә картларга һәм мохтаҗларга ярдәм йөзеннән «Рамазан хәзинәсе» чарасы әле тәүге мәртәбә үткәрелә.
- Пәйгамбәребез бик юмарт була. Рамазан аенда бигрәк тә мохтаҗларның һәм тирә-юньдәгеләрнең күңелен күреп, ярдәм иткән. «Рамазан хәзинәсе» юмарт булырга һәм миһербанлык үрнәге күрсәтергә этәрә торган чара. Суыткычка күпме ризык калдырып китүең мөһим түгел, чөнки кечкенә сәдака бирү дә үзе бер изгелек, - дигән фикердә тора Камил хәзрәт Сәмигуллин.
- «Тынычлык» мәчете имам хатибы Рушан хәзрәт тә, һәммәбез дә мөфти Камил хәзрәтнең тәкъдимен хуплап кабул иттек. Хәбәр бистә халкына да таралырга өлгерде: картлар яки мохтаҗ кешеләр күңелләре төшкән ризыкны алып китә, ә суыткыч игелекле кешеләр тарафыннан кабат ашамлыкларга тула тора, - ди Сәед әфәнде.
Ризыкны эшкуарлар да, гади халык та китерә икән. Без килер алдыннан гына бер эшмәкәр капчыгы белән он калдырып киткән. Аны, әлбәттә, суыткычка урнаштырмаганнар инде, кечкенә капчыкларга бүлеп куярга ниятлиләр.
Сәдака итеп китерелгән ашамлыклар инде суыткычка сыймый башлаган, шунлыктан аларны мәчетнең салкынча бүлмәләренә куеп торалар, урын бушауга чыгаралар.
Мин һаман суыткычның күзәтүчесез һәм ризыкларны алып китүнең «бухгалтериясе» булмавына борчылуымны белдерәм.
- Тынычлык бистәсе халкы тәртипле, суыткычтан комсызланып ашамлыклар тутырып алып китүчеләр юк, гөнаһысы үзенә бит. Кечкенә балалар суыткычтан сулар ала, алсыннар, монысы сабыйлар хакы. Мәчетнең кибетен зурайтырга уйлыйбыз, «Рамазан хәзинәсе» суыткычын да кышкы чорда кибет залына урнаштырырбыз, мөгаен. Без мохтаҗларга ашамлыклар белән ярдәм итү Рамазан ае белән чикләнмәс, даими рәвештә барыр дип өметләнәбез, - диде Сәед әфәнде.
Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исә «Тынычлык» мәчетеннән башланган «Рамазан хәзинәсе» хәйрия чарасына Казандагы һәм республикадагы башка мәчетләр дә кушылыр, дип ышана.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading