16+

Рифкать Миңнеханов кышкы юлда йөрү кагыйдәләрен искә төшерде

Киләсе елдан машина йөртүчеләрне автомобильгә кышкы тәгәрмәчләр куелмаган өчен штрафка тартылырга мөмкиннәр. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов Россия Дәүләт Думасында шундый закон проекты каралуын хәбәр итте.

Рифкать Миңнеханов кышкы юлда йөрү кагыйдәләрен искә төшерде

Киләсе елдан машина йөртүчеләрне автомобильгә кышкы тәгәрмәчләр куелмаган өчен штрафка тартылырга мөмкиннәр. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов Россия Дәүләт Думасында шундый закон проекты каралуын хәбәр итте.

- Юл-метеорологик шартларны санга сукмау фаҗигале хәлләргә китерә. Чирмешән районында 20 октябрьдә җәйге тәгәрмәчле УАЗ машинасы «Рено Премиум»га бәрелде, нәтиҗәдә УАЗны йөртүче үлде, - диде полиция полковнигы.

Узган кышны Югары Ослан районында булган һәлакәт тә - гомерлек ачы сабак. Шипалы һәм ике гадәти тәгәрмәч куелган ВАЗ-2112 автомобилендә 33 яшьлек хатын үзенең җиде яшьлек кызы белән юлга кузгала. Бозлавыклы юлда саксыз хәрәкәтләнү аркасында килеп чыккан авариядә аларның икесенең дә гомере өзелә.

Автомобильнең бер күчәренә төрле зурлыктагы һәм конструкцияләрдәге тәгәрмәчләр кую катгый тыела. Шулай ук дүрт тәгәрмәчнең икесен генә шипалыга алмаштыру белән чикләнергә дә ярамый, болай эшләү транспорт чарасының тотнаклыгын тагын да киметә. Техник регламент таләпләренчә, җиңел автомобильдә җәйге шин сыры (протектор) биеклеге 1,6 миллиметрдан, кышкы һәм бөтенсезонлыныкы дүрт миллиметрдан ким булмаска тиеш.

- Тышкы һава температурасы көндез 5-7 градус җылы булганда ук инде автомобильләргә кышкы тәгәрмәчләрне куя башларга кирәк. Көзге чорда төнге салкыннар бозлавык хасил итә. Автомобильнең тизлеген икегә бүлеп исәпләп, интервал саклау мөһим. Мәсәлән, сәгатенә 60 чакрым тизлектә барасың икән, алдыңдагы транспорт чарасына кадәрге ара 30 метрны тәшкил итәргә тиеш, - диде Рифкать Миңнеханов.

Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Линар Сафин сөйләгәнчә, кышкы чорда республика юлларына 900 берәмлек махсуслаштырылган техника хезмәт күрсәтәчәк. Юлларга сибү өчен 70 мең тонна тоз әзерләп куелган.

- Финляндиядә дә, Швециядә дә автотрассаларга тоз сибелә, чөнки ул тоз-ком катнашмасына караганда күпкә нәтиҗәлерәк, - диде министр.
Сүз уңаеннан, бу көннәрдә көндез - 10, төннәрен хәтта 16 градуска кадәр салкыннар көтелә.

Вәт бу тамаша!
Казанда якшәмбе көнне иртәнге унда Меңьеллык мәйданында ретро-ралли старт алачак. Тарихи Buick, Cadillac, Ford, Mercedes, Opel, «ГАЗ» автомобильләре Казаннан Лаешка барачак.

Әлеге чара Идел буенда тәүге автоузыш үткәрелүнең 100 еллыгына багышлана. Россиядә 26 октябрь - Автомобильчеләр көне. Меңьеллык мәйданында оештырылачак зур мәдәни программадан соң ретроколонна Сул як Болак, Марсель Сәлимҗанов, Павлюхин урамнары һәм Оренбург тракты буенча узачак. Ретро-раллига стартны Татарстан Дәүләт Советы рәисе, Авторетроклуб-21 президенты Фәрит Мөхәммәтшин бирер, дип, көтелә. Тамашага керү бушлай.

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading