Шәһри Казан

РКБның кабул итү-диагностика бүлеге ачылды

Республика клиника хастаханәсенең яңа төзелгән кабул итү-диагностика бүлеге ачылды. ТР Премьер-министры Илдар Халиков сүзләре белән әйтсәк, бу тарихи вакыйга булып тора.

Кабул итү-диагностика бүлеге «Сәламәтлек саклау тармагын модернизацияләү» программасы кысаларында үткән елның гыйнвар аенда төзелә башлаган иде, бүген инде ул үзенең беренче пациентларын кабул итә. Бүлектә кичектергесез медикаментоз дәвалауга мохтаҗ булган пациентларга ярдәм күрсәтелә, шулай ук биредә авырулар, хастаханәгә ятканчы, диагностика процедураларын үтә.
Кабул итү-диагностика бүлеге берничә блоктан тора: авыруларны кабул итү блогы, диагностика һәм кискен хәлдәге авырулар өчен блок. Ул бер тәүлеккә 300 авыруны кабул итүгә исәпләнгән. Бүлектә шулай ук төрле дәрәҗәдәге авыру 30 пациентка ярдәм күрсәтеләчәк. Монда кеше гомерен саклап калу өчен барлык мөмкинлекләр дә булдырылган: бүлектә дөньядагы иң заманча җиһазлар - 64 кисемле компьютер томографы, кан тамырларын тикшерә торган күп планлы ангиографик система, санлы рентген-диагностика комплексы һ.б. бар.
Заманча кабул итү-диагностика бүлеге барлыкка килү авыруны хастаханәгә салу процессын 20 минутка кадәр киметә. Бүлекнең урнашу урыны да уңайлы: ул «Казан» халыкара аэропортыннан 10 минутлык, ә вертолет мәйданыннан 4 минутлык юл аралыгында урнашкан.
ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов әйтүе буенча, мондый кабул итү-диагностика бүлеге 7 нче шәһәр хастаханәсе базасында да ачылачак.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: