Шәһри Казан

Һәркемдә мылтык булгач

Америкада 4 көнлек траур. Коннектикут штатының Ньютаун шәһәрендәге «Сэнди Хук» исемле башлангыч мәктәпкә 14 декабрь көнне 20 яшьлек Адам Лэнза үтеп кереп, 20 укучы баланы һәм 6 хатын-кызны атып үтергән. Тик аның беренче корбаны мәктәптә түгел, ә үз өендәге әнисе була. Кайбер мәгълүматларга караганда, Адамның әнисе Нэнси «Сэнди Хук» мәктәбендә...

Реклама

Полициянең хәбәр итүенчә, алты йөз укучыга исәпләнгән мәктәп коридоры буенча һөҗүм итү вакытында каравылчы чабып, кисәтү ясап йөргән. Моннан тыш, билгесез кеше эчке элемтә системасы буенча да вакыйга турында хәбәр иткән. Полиция хезмәткәрләренең фикеренчә, алар хәбәр итмәсә, фаҗига тагын да зуррак масштаб алырга мөмкин булган. Фаҗига урынында «Glock» һәм «SIG Sauer» пистолетлары, ә мәктәп янында калдырылган машина эчендә 5,56 миллиметр калибрлы Bushmaster M4 карабины таба.
Кайбер мәгълүмат чаралары Адамны аутизм белән авырган дип хәбәр итә. Сыйныфташлары аны акыллы, тыйнак, шул ук вакытта тиз кызучан малай буларак искә ала. Лэнзаның әти-әнисе моннан 6 ел элек үк аерым яши башлый, ләкин рәсми рәвештә 2009 елда гына аерылыша. Шул ук штатның башка шәһәренә күчкән ата кеше күптән түгел генә яңа гаилә корып җибәргән була.
15 декабрь төнендә йөзләгән кеше бу мәгънәсез үлем корбаннарын искә алу чарасында катнашты. Ак йортта АКШ Президенты Барак Обаманың да күзләрендә яшь күренде. Аның каравы, бу илдә иркен рәвештә корал сатуга каршы әлегә бернинди чаралар да күрелми. Ә бөтен җирдә мөселманнарны террорчылыкта гаепләп маташучы Америкада мондый очраклар беренчесе генә түгел. Моңа кадәр 2007 елны Виргиния штатының Технологик университетында шуңа охшаш очрак булып, 32 кешенең, ә 1999 елны Колорадо штатының «Колумбайн» мәктәбендә 13 кешенең гомере өзелгән иде. «Җүләрне чәчеп үстермиләр, ул үзе үсә», - дибез бит. Америка казнасына шактый күләмдә байлык китерүче корал сату сәүдәсе тирәсендә вазгыять үзгәрмәсә, бу очрак та соңгысы булмас, ахры.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: