16+

Россия гомуми команда зачетында – икенче

Бүген, 27 июльдә, Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатында дүрт комплект медаль уйнатыла.

Россия гомуми команда зачетында – икенче

Бүген, 27 июльдә, Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатында дүрт комплект медаль уйнатыла.

Синхрон йөзү, суга сикерү һәм ачык суда йөзүдә спортчылар көч сынашачак. Хәзерге вакытта су спорт төрләре сараенда бүгенге көннең беренче ярышлары башланырга тора. Башта хатын-кызлар арасында 10 метрлы каланчадан синхрон сикерүләр буенча алдан сайлап алу раунды узачак. Кичен - финал. Россия данын Екатерина Петухова белән Юлия Тимошинина яклый. Көндез бер метрлы трамплиныннан индивидуаль сикерүләр финалына ир-атлар чыгачак. Медальгә 12 спортчы дәгъва итә. Тик алар арасында Россия спортчылары юк. Синхрон йөзүдә тамашачыларны бүген төркемнәр чыгышы финалы көтә. 12 команда техник программада чыгыш ясый. Ачык суда йөзү ярышларында ир-атлар 10 чакрым арага узышачак. Монда медальләр генә түгел, унлыкка эләгү - Рио-де-Жанейродагы Олимпия уеннарына лицензия оту өчен дә көрәш барачак.

Бүгенге көнгә булган мәгълүматлар буенча, Россия гомуми команда зачетында 2 алтын, 1 көмеш һәм 1 бронза медаль белән икенче урынны саклап кала алды. Ә кытайлылар алда бара, аларның "алтын"ы 1 гә күбрәк (3-1-1). Американлылар әлегә өченче.

Фото: kazan2015.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading