16+

Россиялеләр үзебездә җитештерелгән продуктларга күбрәк өстенлек бирә башлаган

Россиялеләр үзебездә җитештерелгән продуктларга күбрәк өстенлек бирә башлаган

Зур шәһәрләрдә яшәгән россиялеләрнең яртысыннан артыгы (64%)зебездә җитештерелгән продуктларны сатып алу яклы. Иң югары ышаныч дәрәҗәсе - үзебездә җитештерелгән казылык һәм иткә. Бу хакта Ipsos Comcon маркетинг компаниясенең "Росиндекс" тикшеренү мәгълүматлары сөйли, дип яза "Татар-информ" "Известия"га сылтама белән.

Тикшеренүдән күренгәнчә, 16 яшьтән өлкәнрәк россилеләрнең 64%ы үзебездә җитештерелгәнне сайлый. 54% шәһәрле товарларның югары сыйфаты өчен өстәмә түләргә әзер. Әмма шул ук вакытта 47% һәрчак акцияле тәкъдимнәрне эзли.

Белгечләр билгеләп үткәнчә, ташламалы товарларны эзләргә россиялеләр кризис вакытында күнеккән һәм бу гадәт хәзер дә саклана.

Шул ук вакытта белгечләр ачыклаганча, хатын-кызлар, ир-атларга караганда, үзебездә җитештерелгәнне ешрак сайлый: 40% хатын-кыз һәм 32% ир-ат.

Үзебездә җитештерелгән продукциягә кызыксыну арту, белгечләр фикеренчә, Россия җитештерүчесенә күрсәтелгән дәүләт ярдәменә бәйле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading