16+

Рөстәм Миңнеханов: «Балалар бәхетле һәм шат булсын»

Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов бу атнада Актаныш, Әлки, Спас, Менделеевск районнарына барып, басуларда урып-җыю барышын тикшерде, республиканың Президент программалары буенча төзелгән социаль объектларны ачты.

Рөстәм Миңнеханов: «Балалар бәхетле һәм шат булсын»

Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов бу атнада Актаныш, Әлки, Спас, Менделеевск районнарына барып, басуларда урып-җыю барышын тикшерде, республиканың Президент программалары буенча төзелгән социаль объектларны ачты.

3 августта Актаныш районында республика лидеры кырдагы урып-җыю эшләрен тикшерде, яңа күпфункциональ үзәкләр һәм «Тылсым» балалар бакчасын ачты. Ул 140 урынга исәпләнгән.

- Балалар бакчалары безнең өчен бик мөһим, чөнки һәрберебезгә балаларыбыз кадерле. Аларның киләчәге нинди уку йортына баруына бәйле. Республикада бүген бу мәсьәләгә зур игътибар бирелә. Киләчәктә дә шулай булачак. Бу балалар бакчасының беркайчан да буш булмавын телим, балалар һәрчак бәхетле һәм шат булсын, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Быел Татарстанда ун мең урынлык 75 балалар бакчасы ачылачак. Республика тарихында бер елда моның кадәр балалар бакчасы төзелгәне булмаган.

Әтәс авылындагы яңа мәдәният йорты исә 200 урынлы. Ел азагына чаклы Татарстанда 42 яңа авыл клубы калкып чыгачак.

Менделеевск районында Рөстәм Миңнеханов капиталь төзекләндерүдән соң ачылган үзәк район хастаханәсен карап, «Химик» спорт комплексын ачуда катнашты. Татарстанда яңа социаль объектлар төзелеше һәм булганнарын төзекләндерү республиканың Президент программалары буенча бюджет акчасына башкарыла. Илдә икътисади кыенлыклар хөкем сөрсә дә, Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча 30 уникаль программаның барысы да тормышка ашырылып килә, аларның барысы да районнар үсешенә юнәлтелгән.

2015 елның беренче яртыеллыгында Татарстанда республика программасы буенча 18 сәламәтлек саклау учреждениесе төзелгән һәм ремонтланган, шул исәптән Апас, Мөслим районнарының үзәк хастаханәләре, Перинаталь үзәкле шәһәр балалар хастаханәсе, Төбәкара клиник-диагностика үзәге һ.б. 2015 ел азагына чаклы 1 нче ашыгыч медицина ярдәме шәһәр клиник хастаханәсендә, Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенең акушерлык-гинекология корпусында, Лениногорск үзәк район хастаханәсенең балалар стационарында - барлыгы 24 объектта төзекләндерү эшләре тәмамланырга тиеш. Бу максаттан Татарстан бюджетыннан ике миллиард сум чамасы бүлеп бирелгән. Шулай ук быел бюджет акчасына 46 ФАП, 1 табиб амбулаториясе төзелгән, 223 ФАП, 6 табиб амбулаториясе, 4 участок хастаханәсе, 5 сырхауханә сипләнгән.

Кичә Рөстәм Миңнеханов Әлки районының Түбән Колчурино авылында 100 урынлы яңа Мәдәният йорты, Болгар музей тыюлыгы биләмәсендәге «Дулкын» спорт-сәламәтләндерү комплексында тренажер залы белән йөзү бассейнын ачты. Казанда Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты гөрләгәнен исәпкә алсак, бу икеләтә куанычлы.

Кеше капиталы, спортны үстерү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау - Рөстәм Миңнеханов сәясәтенең әһәмиятле юнәлешләре. Ел ахырына кадәр 10 яңа спорт комплексы ачылырга тора, шуларның бишесе бассейн белән. Оештыручылар, Казандагы су бәйрәмен тарихта иң яхшысы, дип бәяләргә өлгерде инде.

Эшлекле сәфәр барышында Рөстәм Миңнеханов урып-җыюда катнашу­чы механизаторлар, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Кыр эшләре - чәчүдән баш­лап урып-җыюга кадәр - һәрчак аның шәхси контролендә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading