16+

Рөстәм Миңнеханов белән Герман Греф «Татарстанда яшәүче картасы»н беренче кулланучыларына тапшырды

Бүген Яшел Үзәндә «Татарстанда яшәүче картасы» дигән уникаль проект старт алды. Әлеге карта гадәти пластик картаны хәтерләтә.

Рөстәм Миңнеханов белән Герман Греф «Татарстанда яшәүче картасы»н беренче кулланучыларына тапшырды

Бүген Яшел Үзәндә «Татарстанда яшәүче картасы» дигән уникаль проект старт алды. Әлеге карта гадәти пластик картаны хәтерләтә.

Аның ярдәмендә шәһәр халкы медицина, социаль, транспорт һәм башка хезмәтләр өчен акча түли ала.

Беренче булып әлеге картага Яшел Үзән районы хакимияте башлыгы Александр Тыгин ия булды. Картаны аңа тантаналы рәвештә «Саклык банкы» идарә рәисе Герман Греф һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Ә элемтә Роман Шәйхетдинов исә шул карта белән Герман Грефка Качалов исемендәге зур рус драма театрына билет сатып алып бирде. Әгәр килсә, Герман Греф "Американская шлюха" спектаклен караячак.

- Татарстан, һәрвакыттагыча, пилот төбәк. Барлык яңа идеяләрне без биредә тормышка ашырырга тырышабыз, - диде Герман Греф. - Мондый төр карталарның әлегә дөньяда да аналогы юк. Идея ел ярым элек Рөстәм Миңнеханов белән очрашканда туган иде. Без алдан ук аны Яшел Үзән кебек кечкенә шәһәрдә тормышка ашырырга дип килештек. Алга таба республиканың башка шәһәрләренә дә чыгачакбыз. Чираттагы шәһәр - Казан булачак.

«Татарстанда яшәүче картасы» 18 яшьтән өлкән һәр кешегә бушка бирелә. Баштагы чорда 75 мең карта таратылачак. Проект «MasterCard» халыкара түләү системасы, «АК БАРС» һәм «Саклык банкы» партнер-банклары белән берлектә Татарстан Республикасы хөкүмәте ярдәме белән тормышка ашырылды. Карталарның 70 проценты «Саклык банкы»нда, 30 проценты «АК БАРС» банкында чыгарылачак. Проектның максаты - дәүләт, муниципаль һәм социаль мөһим хезмәтләр күрсәткәндә заманча мәгълүмати технологияләрне куллану һәм хакимият органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру.

- Бу социаль түләүләр башкарганда, товар сатып алганда, һичшиксез, уңайлы, кулай карта. Ул заман таләпләренә тулысынча туры килә, - диде «АК БАРС» банкы идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәев.

Карта универсаль чиплы. Ул нидер сатып алганда карта хуҗасына мизгел эчендә түләү мөмкинлеге бирә. Карта белән шәһәр транспортында йөргәндә дә түләп була. Анда карта хуҗасы турында мәгълүмат та кертелә.
Татарстан сәламәтлек саклау министры Адел Вафин Яшел Үзән районы үзәк хастаханәсендә «Татарстанда яшәүче картасы» хастаханәләр эшен тагы да җиңеләйтәчәк, дип белдерде. Карта ярдәмендә "Ашыгыч ярдәм" хезмәте авыруның сәламәтлеге турында хәбәрдар булачак. Табиб язып биргән дарулар исемлеге шулай ук картада теркәләчәк. Дәүләт даруханәләрендә дарулар, картадан кулланган очракта, дүрт процент ташлама белән сатыла.

«Татарстанда яшәүче картасы»ннан тыш бу ике партнер-банк республика белән берлектә «Кәгазь акчасыз шәһәр» дигән концепция өстендә дә эшлиячәк. Әлеге идея Иннополиста тормышка ашырыла. Якын киләчәктә башка шәһәрләрдә дә транспорт, медицина, белем бирү учреждениеләре, спорт объектлары хезмәтеннән файдаланган өчен түләүне шушы карта аша башкарып булачак.



"Татар-информ", "Бизнес-онлайн" мәгълүматлары файдаланылды.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading