16+

Рөстәм Миңнеханов берничә абруйлы гарәп басмасына интервью биргән

Рөстәм Миңнеханов берничә абруйлы гарәп басмасына интервью биргән

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Согуд Гарәбстанына рәсми визиты "Татарстан - Согуд Гарәбстаны" дип исемләнгән бизнес-форумда катнашуы белән тәмамланган, дип яза "Татар-информ".

Чара башында Россиянең Согуд Гарәбстанындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе, Россиянең Ислам хезмәттәшлеге оешмасы каршындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Олег Озеров чыгыш ясаган. Үз чыгышында ул Татарстанның Россиядәге әйдәп баручы төбәкләреннән булуын искәрткән. Шулай ук аның икътисади мөмкинлеге гарәп бизнесын кызыксындырачагына ышанычын белдергән.

Форум кызыклы темаларга индивидуаль сөйләшүләр форматында үткән.

Форум азагында Рөстәм Миңнеханов берничә абруйлы гарәп басмасына интервью биргән. Ул Согуд Гарәбстаны Мәлигенә кунакчыллыгы өчен тагын бер кат рәхмәтен белдергән. Шулай ук сөйләшүләрнең иң әһәмиятле мәсьәләләрен билгеләгән.

«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading