16+

Рөстәм Миңнеханов: «Бу – энергия ресурсларын саклау мәсьәләләрендә фикер алышу өчен искиткеч мәйдан»

Рөстәм Миңнеханов: «Бу – энергия ресурсларын саклау мәсьәләләрендә фикер алышу өчен искиткеч мәйдан»

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу көннәрдә Казан ярминкәсе мәйданында узучы «Энергетика. Ресурсларны саклау-2017» XVIII махсуслаштырылган халыкара күргәзмәсен тантаналы төстә ачты.

Тәбрикләү сүзендә республика башлыгы күргәзмәгә илнең төрле кыйтгаларыннан килгән катнашучыларга рәхмәтен җиткерде. Рөстәм Миңнеханов кунакларны өч телдә: татар, рус һәи инглиз телләрендә котлады. «Без әлеге күргәзмәне быел 17нче тапкыр үткәрәбез. Күргәзмәдән соң Хөкүмәт киңәшмәсе үтә. Әлеге искиткеч мәйданда энергия ресурсларын саклау мәсьәләләрендә фикер алышу барачак», - дип белдерде Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов тукталган һәр стенд янында аңа инновацион проектлар турында сөйләделәр, кайбер урыннарда хәтта булачак проектларның кечерәйтелгән күчерелмәләре белән дә таныштырдылар.

«Рус җиле» компаниясе вәкилләре шулай итеп Президентка яңа җил генераторының кечерәйтелгән күчерелмәсен тәкъдим итте.

Күргәзмә барышында Миңнеханов Татнефть, Татэнерго, «Челтәр компаниесе», Казаноргсинтез, Түбән Кама нефтехимиясе һәм башка компанияләрнең стендларын карады.


Татар-информ

Шәһри Казанга Telegramда язылыгыз

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading