16+

Рөстәм Миңнеханов Франция эшмәкәрләрен Сабан туена чакырды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Франциянең Овернь-Рона-Альп тәбәге бизнес вәкилләрен Татарстанга килергә чакырды.

Рөстәм Миңнеханов Франция эшмәкәрләрен Сабан туена чакырды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Франциянең Овернь-Рона-Альп тәбәге бизнес вәкилләрен Татарстанга килергә чакырды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Овернь-Рона-Альп төбәгенең Төбәк советы вице-президенты Филипп Менье белән сөйләшүе нәтиҗәләре буенча Казанга Франция эшкуарлары визитын әзерләү өчен эшче төркем булдырылачак, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Рөстәм Миңнеханов Овернь-Рона-Альп төбәгенең Төбәк советы вице-президентына Казан туристларны җәлеп итү буенча Мәскәү, Санкт-Петербургтан соң өченче шәһәр икәнен әйтте.

Президент Франция төбәге бизнес-делегациясенә Татарстанга визитны җәй көннәренә планлаштырырга киңәш итте. "Франция кунаклары татарларның милли бәйрәме - Сабан туен күреп, төбәкнең милли гореф-гадәтләрен бәяли алсын иде", - дип аңлатты үзенең тәкъдимен республика Президенты.

Филипп Менье үз чиратында, мәгариф һәм фән, фәнни тикшеренүләр өлкәсендә хезмәттәшлек итүгә игътибар итәргә тәкъдим итте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading