16+

Рөстәм Миңнеханов: «Гаиләдә өч бала булырга тиеш»

Рөстәм Миңнеханов: «Гаиләдә өч бала булырга тиеш»

Казан шәһәренең 18нче сырхауханәсендә 67 мең кеше теркәлгән. Республикада гамәлгә ашырыла башлаган «Дустанә сырхауханә - Татарстан стандарты» проектына беренчеләрдән булып кушылган сырхауханә бу.

Әлеге проектта иң мөһиме - халык өчен уңайлы мохит тудыру. Монда пыяла тәрәзәле регистратура бүлмәләре дә юк, медицина персоналы һәр клиент белән янына басып сөйләшә. Табибның пациент белән аралашу вакыты да 15 минутка кадәр озайтылган. Авыру янына өйгә барырга туры килсә, моны махсус фельдшер төркеме башкара. Алар больничный кәгазен дә рәсмиләштерә, кирәкле анализларны да ала, беренчел ярдәм күрсәтә.

Сырхауханә үткәргән сораштыру буенча, халыкның 75-76 проценты медицина ярдәменнән канәгать. Шулай да электрон чиратка язылуларның тулы көченә фадаланылмавы, сырхауханәгә шалтыратып булмау кебек сораулар күпләрне борчый. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының узган елга нәтиҗәләр ясау, киләсе елга үсеш стратегияләрен билгеләүгә багышланган коллегиясендә бу мәсьәләгә Президент Рөстәм Миңнеханов та басым ясады.

- Төрле медицина учреждениеләре бар: алга киткәннәре, эшчәнлеген камилләштерергә кирәк булганнары да. Заманча югары технологияләр буенча эшли торган һәр җиһаз контрольдә булсын. Аларда тәҗрибәле, үз эшенең остасы булган белгечләр эшләргә тиеш. "Халык контроле" порталына медицина өлкәсенә кагылышлы шикаятьләр килә, Сәламәтлек саклау министрына моңа игътибар бирергә кирәк дип уйлыйм, - дип фикерен белдерде Президент.

Медицина өлкәсендә шактый уңышларга ирешелсә дә, соңгы биш елда демографик хәл яхшырса да, былтыргы нәтиҗәләр буенча, тууычылар саны чагыштырмача кимегән. Моны демографик хәл белән дә бәйләп аңлатырга була. Хәзер күбесенчә, 1990 елларда туганнар гаилә кора, бала таба башлады, ә алар аз. "Һәр гаиләдә 3 бала - гадәти күренеш булырга тиеш. Бу фикерне халыкка дөрес формада җиткерү мөһим. Моны һәркем үз үрнәгендә күрсәтергә тиеш дип саныйм. Бу республика өчен генә түгел, ил өчен дә мөһим",- диде елмаеп Рөстәм Миңнеханов. Аның бу фикерен зал алкышларга күмде. Быел сырхауханәләргә аерым игътибар кирәклеген дә искәртте ул. Әлеге мәсьәлә анализланып, дәүләтнең мөмкинлекләрен барлап, сырхауханәләрне капиталь төзекләндерү программасына кертү нияте дә бар.

- Сәламәтлек саклау министрыгы - ул дәүләт учреждениеләрен генә контрольдә тотарга тиеш түгел, шәхси медицина оешмалары да сезнең күзәтүдә булсын. Безнең өчен бу еллар бик мөһим. Тиздән чемпионат көтелә, зур чаралар узачак, туристлар, спортчылар киләчәк. Тән җәрәхәтләре алу, имгәнү очраклары да булырга мөмкин. Медицина хезмәткәрләренә барысына да әзер булырга кирәк. Бүген халыкка һәр өлкәнең эшенә бәя бирү мөмкинлеге тудырылган. Бары сыйфатлы эш күрсәтеп кенә, халык хөрмәтен казанып була, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading