16+

Рөстәм Миңнеханов халыкны җимерек хәлдәге йортлардан уңайлы торакка күчерергә кушты

Рөстәм Миңнеханов халыкны җимерек хәлдәге йортлардан уңайлы торакка күчерергә кушты

2017 елда Татарстанда халыкны авария хәлендәге йортлардан күчерү программасы буенча 9 күпфатирлы йортта эшләр тулаем төгәлләнгән. 20 объектта - эчке эшләр, тагын 16 бинада түбә ябу эшләре бара. 21 объектта стена күтәрү дәвам итә, ә тагын берсендә эшләр яңа башланган. Бу хакта бүген Хөкүмәт йортында видеоконференция режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә үткән киңәшмәдә сөйләшенде. Саннарны Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин җиткерде.

«Өченче көн Левитин (Игорь, Россия Президенты ярдәмчесе - Т-и иск.), Президент йөкләмәсе буенча, авария хәлендәге торак йортлар өчен җаваплы эшче төркем утырышын үткәрде. Хәзер программа эшчәнлеген 2019 елның 1 гыйнвар параметрларына күчерү карала», - дип хәбәр итте Ирек Фәйзуллин.


"Күчерү бернәрсә дә бирмәячәк. Безнең графиклар бар, хисап төрлечә булырга тиеш түгел. Без бу мәсьәлә белән инде ике ел шөгыльләнәбез. Күпме көч кергән! Ахырга кадәр барырга һәм бу теманы ябарга кирәк. Зур суммалар тотылды, хәзер туктарга ярамый. Бу программага без130 мең квадрат метр мәйдан күчердек. Тиеш булганнарның барысын да куркынычсыз, уңайлы торак белән тәэмин итәргә кирәк. гап-гади уңайлыклар булмаган тораклардан кешеләрнең 90 проценты күченергә тели», - дип ,үз фикерен җиткерде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда авария хәлендәге йортлардан күчерү программасын тормышка ашыру срокларын ике елга күчерүнең кирәк түгеллеген билгеләп үтте. Җимерек хәлдәге торакта яшәгән кешеләр тормышына, сәламәтлегенә куркыныч яный, республика моңа юл куя алмый, дип билгеләп үтте Татарстан лидеры.
Татарстан Президенты фикеренчә, бәхәсле торак ияләренә килгәндә, бу хәл, күпчелек очракта, аларның күбесенең күчәсе килмәвенә бәйле.



"Тата-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading