16+

Рөстәм Миңнеханов хәйрия хоккей матчында катнашты

Кичә Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов "Чын йөрәктән" дигән хәйрия хоккей матчында катнашты. Матч Казанның Боз сараенда узды. Бозда исә Алексей Морозов һәм Илья Ковальчук командалары очрашты.

Рөстәм Миңнеханов хәйрия хоккей матчында катнашты

Кичә Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов "Чын йөрәктән" дигән хәйрия хоккей матчында катнашты. Матч Казанның Боз сараенда узды. Бозда исә Алексей Морозов һәм Илья Ковальчук командалары очрашты.

"Чын йөрәктән" акциясе кысаларындагы хәйрия хоккей уеннары Россиянең төрле шәһәрләрендә үткәрелә. Казан - хәйрия матчын икенче кат үзендә үткәргән бердәнбер шәһәр. Матчта Алексей Морозов, Александр Овечкин, Илья Ковальчук һәм башка танылган хоккейчылар катнашты. Командалар составында Россиянең атаклы спортчы-ветераннары гына түгел, ә РФ Хөкүмәте әгъзалары, Россия Федерациясе субъектлары җитәкчеләре һәм бизнес вәкилләре дә бар иде.

Хәйрия матчы уздыру идеясе Яшьләр хоккей лигасының идарәче директоры Алексей Морозовныкы. Җыелган акчалар Казан һәм Сарытаудагы ике балалар йортына биреләчәк.

Уен башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, "Ак Барс"ының элеккеге капитаны Алексей Морозов Татарстан хоккеен уңай якка үзгәртә.

- Бүген Татарстан тарихында истәлекле вакыйга. Хоккейчыларга, безгә шундый атаклы спортчылар килүләре өчен, бик зур рәхмәт. Алар барысына да уңай үрнәк - нинди намуслы кеше, чын йөрәкле кеше булырга кирәк икәнлеген күрсәтәләр, - диде Татарстан Лидеры.

"Ак Барс"ының элеккеге капитаны Алексей Морозовка хәйрия матчында булган Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович та рәхмәт белдерде.

- Без матчка килгән һәр кешегә, һәр тиенгә шатбыз. Алар ярдәмгә мохтаҗ балаларга яшәргә, дәваланырга ярдәм итәчәк. Бик зур рәхмәт сезгә. Казанга Универсиада, спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты, матур шәһәр өчен рәхмәт. Алексей Морозовка карьерасы, матур хоккей өчен рәхмәт. Җыелма команданы рухландырган уен өчен рәхмәт, - дип белдерде Аркадий Дворкович.

Алексей Морозовка исә 95 номеры сугылган алтын кадак бүләк итәләр. Бу хезмәттәше Алексей Емелин бүләге. Хоккейчы анда бу көнне бозга чыккан тимераякларын элеп куячак.
Матч 11:9 исәбе белән тәмамланды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading