16+

Рөстәм Миңнеханов Индонезиядә «КАМАЗ» җитештерүне ачарга тәкъдим итте

«КАМАЗ» Индонезиядә дә йөк автомобильләре чыгара алыр иде. Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казанда узган Россия - Индонезия бизнес-форумы кысаларында шундый фикер җиткерде. Сүз уңаеннан, унынчы мәртәбә уздырылучы форумның монысы махсус Татарстанга багышланган. Соңрак Индонезиянең икътисади сораулар буенча координатор-министры Сафян Җәлил фикерне хуплауларын хәбәр итте. - Без үзебездә...

Рөстәм Миңнеханов Индонезиядә «КАМАЗ» җитештерүне ачарга тәкъдим итте

«КАМАЗ» Индонезиядә дә йөк автомобильләре чыгара алыр иде. Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казанда узган Россия - Индонезия бизнес-форумы кысаларында шундый фикер җиткерде. Сүз уңаеннан, унынчы мәртәбә уздырылучы форумның монысы махсус Татарстанга багышланган. Соңрак Индонезиянең икътисади сораулар буенча координатор-министры Сафян Җәлил фикерне хуплауларын хәбәр итте. - Без үзебездә...

«КАМАЗ» Индонезиядә дә йөк автомобильләре чыгара алыр иде. Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казанда узган Россия - Индонезия бизнес-форумы кысаларында шундый фикер җиткерде. Сүз уңаеннан, унынчы мәртәбә уздырылучы форумның монысы махсус Татарстанга багышланган.

Соңрак Индонезиянең икътисади сораулар буенча координатор-министры Сафян Җәлил фикерне хуплауларын хәбәр итте.

- Без үзебездә «КАМАЗ» йөк автомобильләре җитештерә башлау идеясен хуп­лыйбыз, бу проектны тормышка ашыру өчен безгә сорауны комплекслы хәл итәргә кирәк, чөнки автобазарда инде бик озак еллар бер илнең генә продукциясе урын ала, - диде ул.

Татарстан предприятиеләре моннан тыш та үз товарларын Индонезия базарына чыгарырга әзер. Рөстәм Миңнеханов кунакларга республиканың төп икътисади нигезе - нефть җитештерү һәм эшкәртү, нефть-газ химиясе, машина һәм вертолет төзелеше икәнлеген сөйләде. Ә Индонезиягә исә Татарстан базарына текстиль, электроника һәм авыл хуҗалыгы продукцияләре, хәләл ризык кертүне арттырырга тәкъдим итте.

Россия базарына үтеп керү өчен Татарстан - Индонезия бизнесына яхшы мәйдан. Ул ике ил арасын бәйләүче ролен башкарачак. Бер үк дин, тарихи-мәдәни уртаклык хезмәттәшлеккә, бер-беребезне ансатрак аңларга ярдәм итәчәк.

- Татарстан соңгы елларда Россиядә алдынгы төбәккә әверелде. Республикада җитештерелгән югары технологияле продукция халыкара сәнәгать хезмәттәшлегендә Россияне лаеклы төстә таныта, - диде Россиянең сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров.

Ул Индонезияне Азия-Тын океан төбәгендә генә түгел, ә халыкара аренада да Россия­нең стратегик хезмәттәше дип бәяләде. Быел ике ил арасындагы товар әйләнешен биш миллиард долларга җиткерү максат итеп куелган. Россия тимер юллары илнең Калимантана утравында тимер юл төзи. «Россия вертолетлары» берләшмәсе вертолетлар җибәрә башлаган. Якын араларга очучы «Sukhoi Superjet 100» сатылачак, өч очкыч тапшырылган инде.

Министр Денис Мантуров, безнең илләр икътисадта үзара көндәш түгел, ә берсен-берсе тулыландыра гына, дип, хезмәттәшлекне актив үстерү зарурлыгын искәртте.

Сафян Җәлил исә Татарстанда төрле дини конфессия­ләрнең татулыгына соклануын белдерде. Индонезия­дә 240 миллион кеше яши, шуның 85 проценты - мөселманнар.

- Индонезия белән Россия арасындагы югары хезмәттәшлеккә халыклар дуслыгы аша ирешеләчәк, - диде Сафян Җәлил. - Эшкуарлар хезмәттәшлек итсен, Индонезиядә Россия эшмәкәрләре эшчәнлеге өчен уңай шартлар тудырылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading