16+

Рөстәм Миңнеханов : “Казан вертолет заводы – Татарстанның әйдәп баручы машина төзү предприятиясе”

Бүген республика лидеры Рөстәм Миңнеханов Казан вертолет заводының 75 еллыгын бәйрәм итүдә катнашты.

Рөстәм Миңнеханов : “Казан вертолет заводы – Татарстанның әйдәп баручы машина төзү предприятиясе”

Бүген республика лидеры Рөстәм Миңнеханов Казан вертолет заводының 75 еллыгын бәйрәм итүдә катнашты.

Татарстан - уникаль төбәк, илдәге катлаулы икътисади шартларга карамастан, республикада булган предприятиеләр үсә, яңалары ачыла тора.

2015 елның июнендә "Казан вертолет заводы" коллективы Рөстәм Миңнехановның Татарстан Президенты вазифасына тәкъдим ителүен хуплап, республиканың башка предприятие хезмәткәрләренә дә Татарстан лидеры алып барган идарәсенә теләктәшлек белдерергә чакырган иде. Завод эшчеләре сүзләренчә, Рөстәм Миңнеханов - Татарстан һәм республика предприятиеләренең үсеш нигезе. Икътисадыбызга саллы өлеш кертә торган Казан вертолет заводының уңышы күбесенчә Татарстан лидерына бәйле. Ул республика җитештерүчеләрен тышкы базарга тәкъдим итү белән шәхсән шөгыльләнә.

Казан вертолет заводы - Татарстанның горурлыгы. Завод эшчеләренең 24 проценты, ягъни 1,5 мең кеше - яшьләр. Соңгы биш елда предприятие җитештерү күләмен 4-5 тапкырга арттырды, бу бик зур казаныш.

- 75 еллыгын билгеләп үтүче Казан вертолет заводы - Татарстанның әйдәп баручы машина төзү предприятиясе. Сез бүген соңгы елларда бөтендөнья стандартларына тулысынча җавап биргән заманча җитештерү берләшмәсе ачасыз. Без сезнең уңышларыгызга куанабыз, - диде Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов.

Казан вертолет заводы Ми-8/17, "Ансат" вертолетларын җитештерү һәм аларга хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнә. Предприятие "Вертолеты России" авиатөзелеш холдингына керә. Казанда җыелган вертолетлар бөтен дөнья буйлап 50 миллион сәгатьтән артык очышта булган. Завод тарихында 12 меңнән артык чыгарылган Ми-4, Ми-8, Ми-14, Ми-17, "Ансат" һәм аларның модификацияләре йөзләп илгә җибәрелгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading