16+

Рөстәм Миңнеханов: “Парклар һәм скверлар халык йөрерлек булсын”

Казанда 25 ләп парк зонасын төзекләндерергә җыеналар. Казан Ратушасында исә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка башкалабыздагы паркларны һәм скверларны реконструкцияләү концепциясен тәкъдим иттеләр. Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева әйтүенчә, Казанда ремонт таләп итә торган эре паркларның берсе - «Крылья Советов» ял итү урыны. Шулай ук эре транспорт чишелеше, торак йортлар янында...

Казанда 25 ләп парк зонасын төзекләндерергә җыеналар. Казан Ратушасында исә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка башкалабыздагы паркларны һәм скверларны реконструкцияләү концепциясен тәкъдим иттеләр.

Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева әйтүенчә, Казанда ремонт таләп итә торган эре паркларның берсе - «Крылья Советов» ял итү урыны. Шулай ук эре транспорт чишелеше, торак йортлар янында урнашкан "Континент" балалар пакрын төзекләндерү дә мөһим. Кыш көне дә популярлыгын югалтмаган Урицикий исемендәге паркта яшел зонаны яңарту кирәк. Президент барлык тәкъдимнәрне дә хуплады һәм парк зоналарын төзекләндерү эшләрендә катнашучы архитекторлар, иганәче компанияләр вәкилләре, районнар җитәкчеләре эш башлар алдыннан үз гамәлләрен килештерергә тиеш, дип искәртте. Шул рәвешле быел Яңа Савиново районындагы «Ак чәчәкләр» скверына, Декабристлар урамы буендагы«Яшьләр скверы», «Аккош күле» урман паркы, «Сосновая роща» паркына, Киров районында Роман Петров исемендәге паркка, Юдино бистәсендә торак массивындагы сквер-мемориалга, Меңьеллык һәм Яшь парлар паркларына, Тинчурин исемендәге паркка, Чехов урамында урнашкан "Аксенов-сад"скверына, «Вахитов» паркына, Ирек мәйданы скверына,Д әрвишләр бистәсендәге берничә ял итү урыннарына яңа сулыш өрелер, алар яңартылыр.

- Иң мөһиме - бу парклар һәм скверлар халык йөрерлек булсын, реконструкция скверга йөриячәк кешеләрнең яшен дә исәпкә алсын иде, җәяүлеләр зоналарымы ул, яисә актив ял итү һәм спорт мәйданчыкларымы... - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Президент шулай ук Мәскәүдәге Горький исемендәге үзәк паркны уңай мисал итеп китерде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading