16+

Рөстәм Миңнеханов: “Республика уңышлары – һәрберебезнең тырышлыгы”

Яңа ел алдыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «ТНВ» һәм «Эфир» телеканалларында уздырылган туры эфирда катнашты.

Рөстәм Миңнеханов: “Республика уңышлары – һәрберебезнең тырышлыгы”

Яңа ел алдыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «ТНВ» һәм «Эфир» телеканалларында уздырылган туры эфирда катнашты.

Әңгәмә баршында ул киләсе 2016 елга планнар, республикада гамәлгә ашырыла торган социаль программалар, Татарстанның федераль үзәк белән мөнәсәбәтләре турындагы сорауларга җавап бирде.

Социаль программалар дәвам иттереләчәк

Рөстәм Миңнеханов ел йомгаклары турында сөйләгәндә, дөньяда барган вакыйгаларның "әлегә безнең файдага түгел"леген билгеләп үтте.
- Бу, беренче чиратта, нефтькә түбән бәяләр, финанс базарына һәм технологияләргә чикләүләргә кагыла. Ләкин республиканың чыдамлылык дәрәҗәсе җитәрлек, - диде ул. - Социаль юнәлештәге утызлап республика программасын дәвам итәчәкбез. 2015 елда Татарстанда күпме торак кулланышка тапшырылса, 2016 елда да аннан ким булмаячак. Болар социаль ипотека программасына да кагыла. Шулай ук элеккечә без халыкның торак шартларын яхшыртырга ярдәм итүче федераль программалардан да файдаланырга тырышачакбыз. Өлешләп түләү юлы белән фатир сатып алганда алданган кешеләр проблемасын да хәл итәргә тырышачакбыз. Бүгенге көндә хокук саклау органнары тарафыннан барлык очраклар җентекләп тикшерелә. Бу проблема Татарстан Хөкүмәте, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, шәһәр хакимиятләре карамагына куелды. Шәхсән үзем квартал саен вазгыятьнең торышы буенча хисап алачакмын.
Федераль үзәк белән мөнәсәбәтләр яхшы

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, республика хакимияте белән федераль үзәк һәрчак аңлашып эшли, бу исә - яхшы мөнәсәбәтләр урнашуның нәтиҗәсе.
- Без бөтен федераль программаларда катнашабыз. Россия Хөкүмәте һәм ил Президенты Владимир Путин ягыннан шундый яхшы мөнәсәбәт булмаса, Казандагы 2013 елгы җәйге Универсиаданы, Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын ничек уздырыр идек? Илебез Президентының Татарстанга мөнәсәбәтен без югары бәялибез. Россия Хөкүмәте һәм Россия Президентының бөтен йөкләмәләре республикабызда югары дәрәҗәдә башкарыла. Без бары федераль закон кысаларында эш итәбез. Татарстан илебез җитәкчелегенең иң ышанычлы таянычы. 2019 елгы һөнәри осталык буенча WorldSkills дөнья чемпионаты узачак, ул ил өчен Олимпиадага тиңдәй әһәмиятле. Казан бу ярышларга инфраструктура ягыннан әзер - транспорт, кунакханәләр белән тәэмин ителеш югары дәрәҗәдә. Бары күргәзмә комплексын төзү генә кирәк. Без Россия йөзенә кызыллык китермәбез дип ышанам, WorldSkills чемпионатын тиешенчә үткәрәчәкбез, - диде республика җитәкчесе.

Татарча да яхшы бел
Әңгәмә барышында Татарстан мәктәпләрендә рус һәм татар телен укыту мәсьәләсе дә күтәрелде. Аңа җавап итеп Рөстәм Миңнеханов республика халкына ике дәүләт телен дә үзләштерергә тәкъдим итте.
- Без күп милләтле республикада яшибез, аның яртысын татарлар тәшкил итә. Әгәр дә син нинди дә булса телне беләсең икән, ул синең башкалар алдында өстенлегең. Төрки телләр төркеменә кергән татар телен белүче кеше башка төрки милләтләр - казах, үзбәк, шул ук төрекләр белән дә җиңел аралаша алачак. Татарстанда катнаш гаиләләр дә күп һәм без бер-беребезгә хөрмәт белән карыйбыз. Республикада тыныч микроклиматны сакларга кирәк, без шуның белән үзенчәлекле дә, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Тынычлык һәм бердәмлек булсын
Татарстан Президенты әңгәмә ахырында татарстанлыларны якынлашып килүче 2016 ел белән котлады.
- Республика уңышлары - һәрберебезнең тырышлыгы. Һәр кеше республикабыз үсешенә өлеш кертә. Татарстан республикадагы бердәмлек һәм татулык аркасында чәчәк ата. Бездә тынычлык һәм бердәмлек булсын дип теләр идем, мул тормыш һәм хыяллар чынга ашуын телим. Киләсе ел катлаулы була, әмма бергәләшеп алынсак, без булдырабыз, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Тапшыру барышында Рөстәм Миңнехановка Кыш Бабай ролен дә башкарырга туры килде. Әлмәт шәһәрендә яшәүче 7 яшьлек малай үзенә һәм сеңлесенә Яңа елга тимераяк бүләк итүне сорый. Рөстәм Миңнеханов малайның теләген үтәргә сүз бирде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading