Шәһри Казан

Рөстәм Миңнеханов «Рубин» һәм «Ак Барс» командаларын котлады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан "Рубин" футбол клубын Россия чемпионатында Ростов-Донда "Ростов"ны җиңүе белән котлады. Котлау республика лидерының Instagram аккаунтында урнаштырылган.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук котлау сүзләрен Казанның "Ак Барс" хоккей командасына да җиткергән. Алар кичә Санкт-Петербургта СКА хоккейчыларын 3:2 исәбе белән җиңде. "Безнекеләр!" - социаль челтәрдәге фото янына шундый сүзләр язылган.

13 турдан соң "Рубин" исәбендә 17 очко бар. 21 октябрьдә "Рубин" Казанда Мәскәүнең "Динамо" командасын кабул итәчәк. 20 матчтан соң 43 очко туплаган "Ак Барс" хоккейчылары исә 17 октябрьдә Хельсинкида "Йокерит" матчы белән читтәге уеннар сериясенә нокта куя.

Реклама

Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: