Республиканың дини тормышында уңай үзгәрешләр бара. Татарстан җитәкчелеге милләтара, динара дуслык кебек бәһасез кыйммәтләрне һәрчак өстен куя.
Скопировать ссылку
Республиканың дини тормышында уңай үзгәрешләр бара. Татарстан җитәкчелеге милләтара, динара дуслык кебек бәһасез кыйммәтләрне һәрчак өстен куя.
Казанда узган II Татарстан православие җәмәгатьчелеге форумында шундый фикер яңгырады. Форум эше дәүләти-дини һәм диннәрара бәйләнешне, дини гыйлемне, православие мәдәниятен һәм социаль гыйбадәтне үстерүгә, җәмгыятьтә тынычлыкны ныгытуга юнәлдерелгән иде.
Дуслыкның кадерен белик
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында, безнең алда торган төп максат - республикада милләтара һәм динара татулык һәм тынычлык булдыру, дип белдерде. Аныңча, дини ихтыяҗлар өчен Татарстанда бөтен шартлар да бар.
- Дини лидерлар белән очрашып сөйләшү традициягә әверелде. Төрле мөһим чараларда дини оешмалар үзара аңлашып, килешеп эшли. Татарстан көненә багышлап уздырылган "Мәдәниятләр мозаикасы" этноконфессиональ фестивале аеруча уңыш белән үтте. Әлеге чара төрле милләт кешеләренең бердәмлеген күрсәтте. Бу дуслыкны сакларга, кадерен белергә кирәк. Дөньяда барган күңелсез вакыйгалар зур куркыныч тудыра. Терроризм белән дини экстремизмга каршы безгә бер фронт булып көрәшергә кирәк, әлеге максатта без дин әһелләрен үзебезнең көрәштәшләребез итеп күрәбез, - диде ул.
Бергәләшеп эшлик
Татарстан митрополиты Феофан үзенең чыгышында Татарстан Президентына Cошествие Святого Духа чиркәвен төзекләндерергә ярдәм итүе өчен рәхмәтен җиткерде.
- Храмыбыз - дини оешмалар белән хакимият арасындагы үзара мөнәсәбәтләрнең корылуына тагын бер дәлил, - диде ул.
Митрополит Татарстан мөселманнары диния нәзарәте белән уртак проектлар эшләргә теләвен җиткерде.
- Мөселманнар белән православныйларга бергә актив эш алып барырга кирәк. Безгә кемнең гыйбадәт йорты ниндирәк дип ярышырга кирәкми, игелекле гамәлләрдә узышыйк без. Яшьләр өчен бергә лагерьлар һәм башка тәрбияви чаралар оештырыйк, - диде Феофан.
Шул ук вакытта ул Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Мельниченкога киләсе елга православие җәмәгатьчелеге форумын Казанда округ дәрәҗәсендә үткәрик әле дип мөрәҗәгать итте. Зал әлеге идеяне хуплап каршы алды.
Бер храмга 4,5 мең кеше туры килә
Татарстан Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департамент җитәкчесе Александр Терентьев сүзләренчә, соңгы елда гыйбадәт йортларының саны арта. Булганнары төзекләндерелә, торгызыла, яңалары салына. Бүгенге көндә Татарстанда 481 православие чиркәве, шул исәптән, 330 храм (182се кайтарылган һәм 148е кабат төзелгән), 47 гыйбадәт йорты, 93 часовня һәм 11 гыйбадәт бүлмәсе эшли. 44 православие храмы төзелеп ята, 26сы төзекләндерелә. Татарстанда бер храмга 4,5 мең кеше туры килә. Чагыштыру өчен: Екатеринбургта, Самарада бер храмга - 14 мең, Чиләбедә - 8,6 мең, Россия буенча уртача алганда - 11 мең кеше. Терентьев шушы көннәрдә республика тарихында беренче тапкыр Татарстан Министрлар Кабинеты белән Татарстан мөселманнары диния нәзарәте һәм Рус православие чиркәвенең Татарстан митрополиясе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалануын да асызыклап үтте. Аның нигезендә күп кенә уртак проектлар эшләнәчәк, дип белдерде ул.
Комментарийлар