16+

Рөстәм Миңнеханов: «Яңа фатирларын көткән халык алдында миңа сезнең өчен оят»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгинга һәм Татарстан Республикасы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллинга халык алдында гафу үтенеп, Яшел Үзән шәһәрендәге күпфатирлы йортны файдалануга тапшырырга боерды.

Яшел Үзән шәһәренең Төзүчеләр проспектындагы 282 фатирлы торак йорт быелның 5 сентябрендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында, тантаналы төстә файдалануга бирелгән. Ләкин соңрак ачыкланганча, кешеләр күченгән вакытка Дәүләт торак фонды тиешле документларны туплап бетермәгән булган, кешеләргә ачкычлар фатирларын карап чыгар өчен генә таратылган. Әлеге йорттан фатир ачкычларын республикада гамәлгә ашырылучы берьюлы дүрт программа вәкилләре алган: социаль ипотека программасында катнашучылар, Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннары, балалар-ятимнәр, авария хәлендәге тораклардан күчерелүчеләр.
Президентның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә Яшел Үзән районы һәм Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды җитәкчеләрен кискен тәнкыйтьләгән. Ул күпфатирлы торак йортка кагылышлы документларны тиешле таләпләргә тулысынча тәңгәл китерергә, кимчелекләрне бетерергә һәм милекчеләргә үзләренең фатирлары ачкычларын тапшырырга чакырды.

- Мондый хәлләр республикадагы барлык хакимият органнары эшчәнлегенә җитди зыян китерә, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Һич аңлашылмый, мондый күз буяу белән нәрсәгә шөгыльләнергә кирәк иде, сез халыкның хакимияткә булган ышанычын җимерәсез.
Яшел Үзән районы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт торак фонды җитәкчеләренә торак йортка күченергә тиешле булган кешеләрдән, Татарстан Республикасы Президенты исеменнән гафу үтенергә кушылды.

- Яңа фатирларын көткән халык алдында миңа сезнең өчен оят, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул алга таба мондый низаглы хәлләргә юл куймаска кушты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading