Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов массакүләм мәгълүмат чаралары баш мөхәррирләре белән очрашу вакытында алда торган мөһим вакыйгалар – Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау һәм Ворлдскиллс чемпионаты, ишегалларын төзекләндерү программасы, шулай ук торак төзелеше, ипотека ставкалары кебек халыкны борчыган мәсьәләләр турында сөйләде. Аның чыгышыннан төп фикерләрне газета укучыларыбызга да тәкъдим итәбез.
“WorldSkills”та Россия командасы беренче булырга тиеш
Республика башлыгы сүзен Казанда ачылган Эшче һөнәрләр чемпионатыннан башлады.
– Илебез өчен бу зур вакыйга. Без аны үткәрү хокукын ил өчен файдага булмаган дөньядагы сәяси вазгыять, санкцияләр чорында яулап алдык. Аңа да карамастан, Казанны, Россияне матур итеп күрсәтә алдык. Безнең алда зур эш тора: чемпионатны югары дәрәҗәдә үткәрергә кирәк. Россия командасы беренче урында булырга тиеш. Моның өчен Россия, республика күләмендә дә шактый эш алып барыла. Чемпионат безгә ни өчен кирәк? Иң беренче чиратта хезмәт кешесенең дәрәҗәсен күтәрергә тиешбез, ә ул әлегә тиешле урында түгел. Шуңа күрә дә эшче һөнәрләргә өйрәтүче уку йортларына зур игътибар бирдек. Бу ил масштабында шулай куелды. Нәтиҗәсен Россия чемпионатында күрдек: Татарстан анда беренче урынны яулады. Без Мәскәүне дә узып китә алдык. Без моның белән горурланабыз, – диде Президент.
“Безнең ишегалды”
Татарстанда халыкның яшәү дәрәҗәсен яхшыртуга юнәлтелгән 40 төрле республика программасы эшләп килә. Боларга балалар бакчасы, мәктәпләр, хастаханә, агросәнәгать комплекслары, юллар төзелеше керә. Парк, скверлар яңартылды, яңалары ачылды. Һәм аларның нәтиҗәләрен дә күрергә була. Әмма эш моның белән генә бетми әле. Хәзер республика “Бердәм Россия” партиясе тәкъдим иткән “Безнең ишегалды” проектына алынды.
– Бу – иң зур һәм амбицияле бурыч, – дип ачыклык кертте Миңнеханов. – Бүгенгә 30 процент ишегалды тәртипкә китерелде. Әлеге уңайдан халык белән очрашулар узып тора. Киләчәктә һәр ишегалдының үз паспорты булачак. Моны өч елда эшләп чыга алырбыз дип уйлыйм. Эшнең нәтиҗәсе халыкка да күренәчәк. Әлеге проект өчен 50 млрд сум акча бүленеп биреләчәк.
“Ипотека ставкасын киметү мөһим”
Торак өлкәсен һәм җәмәгать киңлекләрен үстерү буенча илкүләм проект – иң масштаблыларның берсе. Халыкны сыйфатлы торак белән тәэмин итү бурычын ил Президенты бурыч итеп куйды.
– 2024 елга кадәр Владимир Путин торак тапшыру темпларын елына 120 млн квадрат метрга кадәр арттырырга кушты. Бүген республикада елына 2,4 млн квадрат метр торак төзелә. Әмма безгә 3,7 млн га чыгарга кирәк. Мәсьәлә халыкның аны сатып алу-алмау сәләтендә. Моның өчен исә ипотека ставкасы һәр кеше түли алырлык булырга тиеш. Фатир, нигездә, яшьләргә кирәк. Хәзерге ипотека күләме исә алар өчен катлаулырак. Аның ставкасы 5 проценттан да артмаска тиеш. Күп балалы гаиләләргә тагын да түбәнрәк. Моны исә дәүләт ярдәме белән генә хәл итеп була. Ел башында 16 мең коммерцияле фатир сатылмады. Ипотека күләме 7 процентка төшә диделәр, ә ул күтәрелде генә. Икенче мәсьәлә – йортлар төзү белән бергә инженерлык коммуникацияләре: электр, җылылык, чистарту корылмалары, шулай ук социаль инфраструктуралар, балалар бакчалары, мәктәпләр, хастаханәләр, машина кую урыннары кирәк, – диде Миңнеханов.
Татарстантан Президенты сәламәтлек саклау өлкәсе темасына да кагылып үтте. Аның сүзләренчә, бу системаны тулысынча үзгәртергә, заманча иң алдынгы технологияләрне кулланырга, профилактикага да җитди игътибар бирергә кирәк.
– Авыруларны дәваларга тырышабыз, әмма чирне булдырмый калу өчен көчне аз куябыз. Авыл кешесен генә алыйк: аяктан егылганчы, хастаханәгә бармый ул. Сыеры, бакчасы бар, утын әзерләргә кирәк. Шуларны истә тотып, без күчмә сырхауханәләр сатып алдык. Аның нигезендә авыл халкы беркая да бармыйча гына диспансеризация үтә алачак, – ди Президент.
“Парламентта тәҗрибәле кешеләр булсын”
Рөстәм Миңнеханов сайлаулар турында да үзенең фикерен җиткерде. Аның фикеренчә, Татарстан Дәүләт Советы – дәүләт хакимиятенең тәҗрибәле һәм профессиональ идарәчеләр белән тулыланырга тиешле мөһим органы.
– Республика парламентында тәҗрибәле кешеләр булырга тиеш. Тәҗрибәле хезмәттәшләребезне яки Россия Дәүләт Думасына, Федерация Советына билгелибез. Һәрвакыт муниципалитет җитәкчеләренең берсе Федерация Советы әгъзасы була, быел да бу тәҗрибәне дәвам итәчәкбез, – диде ул.
Президент Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовны телгә алды.
– Ул бервакыт Дәүләт Думасына җыенган иде, әмма мин тагын күпмедер вакыт эшләп торуын сорадым. Ул безнең парламентта мөһим юнәлешләрнең берсендә булачак. Азат Хамаев та, Айрат Зарипов та тәҗрибәле кешеләр. Парламент яңарып торырга тиеш. Ул гомерлеккә килә торган урын түгел. Мин яшьләргә каршы түгелмен, әмма Дәүләт Советына абруйлы, тәҗрибәле кешеләр кирәк. Без сайлауны лаеклы итеп үткәрергә тиеш, – ди Президент.
“Югары тизлекле юллар да кирәк”
– Югары тизлекле юл мәсьәләсе әле ябылмаган, ул – вакыт мәсьәләсе генә. Акча белән ничек кенә кыен булса да, югары тизлекле магистраль төзергә кирәк булачак. Илебез зур, шуңа да башка юл юк. Без Россия Транспорт министрлыгына Казан белән Чаллы арасындагы М7 трассасының инде ике яклы булуы, I категориягә туры килүе өчен рәхмәтле. Анда юл-транспорт һәлакәте күп булды, бүген андый мәсьәлә юк. Бүген Мәскәү – Түбән Новгород – Казан яңа магистрален төзергәме, әллә искесен киңәйтергәме, дип фикер алышалар. Икътисади үсеш министры Максим Орешкин үзе ул юлларны машинада үтте. Мин ничек хәл итәчәкләрен белмим. Без бүгенге көн белән фикер йөртәбез, бу иң зур хатабыз да. Юлны кимендә 5 ел төзергә туры килә, 10 елдан соң ни була? Хөкүмәт билгеле бер карарга килер һәм юллар төзелер дип уйлыйм.
“Берничә телне белү – көндәшлектә өстенлек”
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, полилингваль мәктәпләр милли республикалар өчен аеруча мөһим. Әлеге системаны федераль стандартларга туры килерлек итеп эшләргә кирәк. Туган телгә дә зур игътибар бирәсе иде. Моның өчен әле уку планы, программасы буенча эшлисе бар. Шуны әйтергә кирәк: телләр белү – көндәшлеккә сәләтле булу дигән сүз.
Ул шулай ук бүгенге татар китабы язмышы турында да ассызыклап үтте.
– Әсәрләр укучыга барып җитсен өчен кызыклы булырга тиеш. Балалар язучыларны, язган китапларын белсен дисәң, аларның әсәрләре нигезендә фильмнар төшерергә була. Китапханәләр китап саклау урыны түгел, мастер-класслар, очрашулар уза торган урын да булсын. Язучылар үзләре дә мәктәпләргә очрашуларга барсын. Бу өлкәдә дә эшлисе эшләр күп, – диде мөхәррирләргә Презеидент.
“Путин илне үзгәртү өчен күп эшләде”
Очрашуда Рөстәм Миңнеханов ил башлыгы Владимир Путин белән беренче тапкыр ничек танышуын да сөйләде.
– Мин аны беренче тапкыр ул Федераль куркынычсызлык хезмәте җитәкчесе булганда күрдем. 1999 елда бездә кадрлар алмашы бара иде, ул Казанга килде һәм аны мин каршы алдым. Ул бик ачык кеше. Санкт-Петербургта мәчетне төзекләндерүләре турында сөйләде. Путинның көчле лидер булуы кайберәүләргә ошамый. Әмма безнең илгә карата шундый хөрмәт булу безгә ошый. Путин безнең милли лидерыбыз гына түгел, аны Америкада, Европада да беләләр. Аның дөньякүләм абруе бик зур. Ул – югары дәрәҗәдәге профессионал. Аның белән аралашуда кыенлык да юк, шул ук вакытта ул тимер ихтыярлы кеше, – диде Миңнеханов.
Фото: tatarstan.ru
Комментарийлар