16+

Рөстәм Миңнеханов: «Үзебезне, горурлык белән, татарлар дип язачакбыз»

Киләсе елның октябрендә Россиядә гомумроссия халык санын алу кампаниясе үткәрелә.

Рөстәм Миңнеханов: «Үзебезне, горурлык белән, татарлар дип язачакбыз»

Киләсе елның октябрендә Россиядә гомумроссия халык санын алу кампаниясе үткәрелә.

Россия Фәннәр академиясенең Н.Н. Миклухо-Маклай исемендәге этнология һәм антропология институты директоры Валерий Тишковның 2010 елдагы халык санын алу вакытында татарларны «таркатырга» омтылышы хәтердә. Милләтебезне Казан, Себер, Әстерхан, Кырым татарларына һәм сөйләм-диалект төсмерендә тагын әллә кемнәргә бүлгәләп язылырга тәкъдим иткән иде ул. Тишков әфәнде һаман тынычлана алмый икән ләбаса. Ул инде хәзер «башкорт-татар» дигән термин уйлап чыгарган. Тишков фикеренчә, бу «ике милләтнең вәкиле» булганлыкны белдерә.
16 декабрьдә Мәскәүдә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкиллегенең медиаклубында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындагы утырышта да 2020 елда узачак җанисәп алу һәм Валерий Тишковның сәер «термины» турында сүз кузгатылды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләгә үзенең мөнәсәбәтен белдерде.
– Халык санын алу татарлар өчен генә түгел, ә барлык халык өчен, – диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. – Ил өчен нинди милләтләр булуын, аларның кайда яшәүләрен, нинди ихтыяҗлары булганлыгын белү мөһим. Бездә Премьер-министр җитәкчелегендә комиссия оештырылды. Минем фикеремчә, беркадәр украин, беркадәр рус булып язылу дөрес түгел. Кешенең үзен кем итеп санавы әһәмиятле – башкортмы, әллә татармы. Киткән татарлар, мөгаен, телне белмиләрдер инде. Ләкин бу, син башка милләт булдың, дигән сүз түгел: синең нәселең, тамырларың бар. Ярты татар, ярты башкорт була алмый. Билгеләнеш кирәк. Без башкортларга һәм чувашларга хөрмәт белән карыйбыз. Бу – минем фикер. Без үзебезне, горурлык белән, татарлар дип язачакбыз.
Татарстан Президентының бу сүзләре 2020 елның октябрендә дә һәм киләчәктә дә татар милләтенең рухи маягы булып торсын иде.

Фото: tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading