1-10 декабрь көннәрендә Казанда Халыкара инвалидлар көне уңаеннан традиция рәвешендә Инвалидлар декадасы узачак. Ункөнлек дәвамында шәһәрдә төрле бәйрәм чараларының үткәрелүе көтелә. Аларда барлыгы 20 меңгә якын кеше катнашырга тиеш.
1 декабрьдә Казанның барлык районнарында да «Кулга кул тотынышыйк, дуслар!» дип аталган иҗади фестиваль старт алачак. Ул берничә этапта узып, соңыннан 21 декабрь көнне Сәетгалиев исемендәге мәдәният йортында гала-концерт белән тәмамланыр дип көтелә. Шулай ук 1 декабрь көнне Сукырлар җәмгыятенең мәдәният йортында «Сәйдәш» мәдәни үзәгенең «Прометей» халык театры тамашачыларга спектакль бүләк итәчәк. «Константин Васильев» картина галереясендә исә Инвалидларның тернәкләнү үзәгендәге «Восхождение» ансамбле «Уйна, гармун» концерты белән сөендерергә җыена.
2 декабрьдә «Ватан» спорткомплексында ишетмәүче инвалидлар арасында волейбол буенча турнир үтәчәк. Декада көннәрендә физик культура һәм спорт комитеты «Ак Бүре» спорт комплексында «Рухы белән көчлеләр» дип аталган мәдәни-спорт бәйрәме уздырырга уйлый.
3 декабрьдә - Халыкара инвалидлар көнендә - С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында тантаналы чара узуы ниятләнелә.
Ә 6 декабрьдә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен Химиклар мәдәният сараенда вакансияләр ярминкәсе оештырылачак. (Бүгенге көндә Казанның эш белән тәэмин итү үзәгендә 733 инвалид исәптә тора.) Шушы ук көнне «Луч света» хәйрия фонды инвалид балаларны «Әкият» курчак театрына «Чебурашка маҗаралары» спектаклен карарга чакыра. Моннан тыш, мәгариф идарәсе декада көннәрендә мөмкинлекләре чикле балаларның иҗади эшләреннән күргәзмәләр, шулай ук танып белүгә һәм уенга нигезләнгән программа әзерли. Мәктәпләрдә исә «Бер-берегезгә кулларыгызны сузыгыз» дигән сыйныф сәгатьләре үткәреләчәк.
12 декабрь көнне «Киномечта» мультиплексында («Парк Хаус»та) яшь инвалидлар бушка кино карый алачак.
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында үткәреләчәк чаралар белән Казан шәһәр хакимиятенең «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә ТРның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары, Казанның социаль яклау идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Ирина Просвирякова таныштырып узды. Аның әйтүе буенча, сәламәтлекне саклау идарәсе ункөнлек дәвамында махсус акция дә оештырачак. Табиблар комплекслы медицина күзәтүләрен үткәрәчәк, теш табиблары һ.б. да үз хезмәтләрен тәкъдим итәр дип көтелә.
Казанда бүгенге көндә 89 мең 928 инвалид кеше исәпләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар