16+

Сабан туе – милли туй, сөлге-яулык барлап куй!

Авылларда Сабан туе алдыннан мәйданда булачак ярышлар җиңүчеләренә бүләкләр җыю кебек матур гадәт яшәп килә. Быелдан аны Казанда да кертеп җибәрергә ниятлиләр.

Сөлге җыю өчен, Казанның үзәк урамнары буенча маршрутлар билгеләнәчәк. Әлеге йола Иске Татар бистәсендә тәмамланыр, дип фаразланыла. Шәһәр урамнары буйлап, фольклор чыгышлар озатуында, 8-10 ат арбасы йөриячәк.
Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе идарәсе рәисе Зөфәр Гаязов сүзләренчә, быел «Сабантуй» проектын тормышка ашыру ниятләнелә. Аның буенча тәкъдимнәр шәһәр җитәкчелегенә кертелгән инде. «Без Сабан туен бәйрәм итүне 4-5 көнгә кадәр озайтырга телибез. Бу үзенә күрә туристлар җәлеп итү ягыннан да әһәмиятле булыр иде», - ди ул.
Зөфәр Гаязов әйтүенчә, Сабан туена сөлге җыю идеясе инде былтыр ук туган булган, әмма ул, Универсиада уздыру елы һәм куркынычсызлык мәсьәләләре белән бәйле төстә, кичектерелеп торылган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading