16+

«Салават күпере»нә трамвай йөри башлаячак

Генераль планда Казанда метрополитенның икенче линиясен төзү, шулай ук «Салават күпере» торак комплексына һәм экорайонга трамвай маршрутлары ачу турында да кайгыртылган.

Генераль планда Казанда метрополитенның икенче линиясен төзү, шулай ук «Салават күпере» торак комплексына һәм экорайонга трамвай маршрутлары ачу турында да кайгыртылган.

Шәһәр башкарма комитетының транс­порт комитеты рәисе Айдар Абдулхаков җәмәгать транспортына кагылышлы яңалыклар белән таныштырды. Казанда киләчәктә 300 пассажир сыйдырышлы метробуслар хәрәкәтләнәчәк. Өч маршрут тәкъдим ителә: «Дәрвишләр бистәсе – Казан-1 тимер юл вокзалы», «Казан-1 тимер юл вокзалы – Гаврилов урамы», «Казан-1 тимер юл вокзалы – Лесной городок».

Казан эчендә боҗра тимер юл гамәлгә ашырыла. Электричка маршруты: Казан-1 – Яңа Аракчино – Восстание («Төньяк вокзал» метро станциясе белән ялганган) – Компрессорлар заводы – Әмәт («Әмәт» метро станциясе белән ялганган) – Вахитов – Казан-1 тимер юл вокзалы. Казанның эчке электричкасы станцияләрендә парковкалар һәм җәмәгать транспорты төрләренә күченеп утыру транспорт ялганышлары булдырыла.
– Казан метрополитенының икенче чираты төзелеше өчен Татарстан хөкүмәте ел саен 1 миллиард сум акча бирә, – диде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радик Шәфигуллин.

Казан метрополитенының яңа станция­ләре төзелеше өчен 26 мәйданчык билгеләп куелган. Мәсәлән, киләчәктә «ХL» сәүдә үзәге, Маршал Чуйков урамы белән Фатыйх Әмирхан проспекты киселешендә, Восстание разъездында, «Казан-1» тимер юл вокзалы янында метро станцияләре төзү каралган. Николай Ершов урамы («Әбҗәлилов»), Совет мәйданы, Гадел Кутуй урамы («Ипподром»), Камалиев проспекты («Родина»), Мамадыш тракты (Константиновка бистәсе) тирәсендә метрога күченеп утыру тармак-станцияләре төзү ниятләнелә.

«Татдорпроект» институты хәзер метроның икенче линиясендә булачак «Фучик», «ТАССРга – 100 ел», «10нчы микрорайон» һәм «Сахаров» станцияләренең проектын әзерли. Казан метрополитенының икенче линиясе 20 чакрымны тәшкил итәчәк, анда 12 станция урнаша.
Генераль планда беренчел бурыч булып, тизйөрешле трамвайларның ике линиясен төзү тора. «Казан-1 тимер юл вокзалы – Кояшлы шәһәр» линиясендәге 5нче трамвай маршруты Зур боҗра юлы буйлап «боҗра» маршрутка әверелдерелә. «Салават күпере» торак комплексына трамвайларның яңа линиясе төзелә. Хәзер 5нче маршрут трамваеның Бакый Урманче урамында хәрәкәтләнүе өчен Оренбург юлы урамыннан Мидхәт Булатов урамына кадәрге арада трамвай юлы төзелеше ахырына якынлаша. Казанда трамвай юллары тагын 38,3 чакрымга озынайтыла. Элеккеге артиллерия складлары территориясендә барлыкка киләчәк экорайонга да трамвай юлы сузылачак.

«Салават күпере» комплексына трамвай юлы Зур Крыловка урамыннан башлана. Аннан ул Болотников һәм Фрунзе урамнары буйлап Горький шоссесына таба юнәлә, Васильченко урамын һәм «Казан органик синтез» предприятиесе территориясе яныннан уза, ахырда «Салават күпере» торак комплексының бөтен территориясен кичә.
Киләчәктә «Халитов урамы – 9нчы микро­район» 4нче трамвай маршруты линиясен озынайту исәпләнелә. Әлеге маршрут Комиссар Габишев урамыннан Академик Завойский урамына кадәр җиткерелә.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading