16+

Салкын!..

Озак вакыт киелмичә ятарга мәҗбүр булган туннарга да, мамык бияләй һәм киез итекләргә дә, ниһаять, чират җитте. Илнең күп өлешен зәмһәрир салкыннар уратып алды. Бу көннәрдә халык арасында иң актуаль темаларның берсенә әйләнде ул. Иртән бөтен кеше иң элек һава температурасын карый - урамда ничә градус икән?

Салкын!..

Озак вакыт киелмичә ятарга мәҗбүр булган туннарга да, мамык бияләй һәм киез итекләргә дә, ниһаять, чират җитте. Илнең күп өлешен зәмһәрир салкыннар уратып алды. Бу көннәрдә халык арасында иң актуаль темаларның берсенә әйләнде ул. Иртән бөтен кеше иң элек һава температурасын карый - урамда ничә градус икән?

Бүген дә, иртәгә дә салкын булачак әле, ди синоптиклар. Россиянең кайбер төбәкләрендә - Саратов, Ульяновск һәм Мурманск өлкәләрендә хәтта мәктәпләрдә укулар да туктатылган. Монда температура -35кә кадәр төшкән. Камчатка һәм Красноярск краенда исә термометрлар 40 градус салкынны күрсәтә. Шулай да иң салкыны хәзер Якутиядә, биредә температура -50 градустан да түбәнрәк.
Якутиядә кебек үк булмаса да, Татарстанда да салкын: бүген көндез республика буенча -14,-19 градус булуы көтелә. Иртәгә исә, 22 гыйнварда тагын да салкынрак булачак: төнлә белән -20, -25 градус, кайбер урыннарда -30га кадәр суыта. Көндез исә -15, -20 градус салкын булуы фаразлана, юлларда бозлавык, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе. Бу көннәрдә өшү, туңу куркынычы зур, шуңа күрә, җылы киенеп йөрегез, ерак юлларга чыгуны исә кичектереп торсагыз яхшырак.
Сүз уңаеннан, көчле салкыннар булганда, мәктәпләрдә дә дәресләр үткәрелми. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте биргән мәгълүматлар буенча, әгәр дә урамда 23 градус салкын икән, авыл мәктәпләрендә башлангыч сыйныф укучылары укырга бармаска тиеш, шәһәрдә укучылар исә, урамда -25 градус булса, өйдә генә утыра. 5-9 нчы сыйныф укучыларына килгәндә, авылда укучылар - 25, ә шәһәрдәгеләр 27 градус салкынлык булганда укымый. Югары сыйныф укучылары мәктәпкә термометр -30 градусны күрсәтсә бармаска тиеш, ә шәһәрдә укучылар -32дә укымый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading