Шәһри Казан

Салкында машинаң ял итсен

«Машинамны кабыза алмадым бүген. Эшкә җәмәгать транспортында килергә туры килде. Җитмәсә, атна ахырында авылга кайтырга кирәк иде, булмас, ахры. Бу суыкта юлда ватылып калудан Алла сакласын».

Автобуста ике ир-атның сөйләшүеннән колакка чалынган сүзләр бу. Дөрес тә. Бу суыкта, әллә ни кирәк булмаганда, машина куып йөрисе дә түгел. ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе дә машина хуҗаларын кисәтергә ашыга. Шәһәр эчендә йөргәндә бик игътибарлы булырга кирәк, салкыннарда җәмәгать транспортында йөреп торсаң, шәһәр читенә бөтенләй чыкмасаң, яхшырак булыр, дип белдерә идарә хезмәткәрләре. Салкынга өстәп, кар яумагач, юлларның ялтыр бозлы өлешләре дә күбәйде.
Мондый һава шартларында машина белән юлга чыккан кешенең көрәге, тросы, аккумуляторны зарядкага кую өчен чыбыклары, җитәрлек күләмдәге ягулыгы, тәрәзәләрне юдыру өчен катмый торган сыеклык белән запас щеткалары булуы шарт. Җылы киенергә кирәклеге һәм машиналарда кышкы тәгәрмәчләр булырга тиешлеге әйтмичә дә аңлашыла инде.
Ашыккан җитмәс, боерган җитәр, дигән әйтемне истә тотып, юлларда йөргәндә куркынычсыз тизлек сайлау да мөһим. Каршы як полосага чыга-чыга, алдагы машиналарны узарга тырышу салкын көннәр өчен түгел. Үзегезне дә, якыннарыгызны да бәла-казалардан саклагыз!

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: