«Ак алъяпкычларда ак канат,
Күңел оча, гүя акчарлак».
Кулына чәчәкләр тоткан, бәйрәмчә киенгән, күзләрендә яшьлек дәрте катыш моңсулык чагылган чыгарылыш сыйныф укучыларын күргәч, ирексездән әлеге җыр юлларын көйлисе килә.
Быел Соңгы кыңгырау чаралары 23 майда ук башланды. Республикада барлыгы 17 меңгә якын укучы мәктәп белән хушлашачак.
Узган еллардан аермалы буларак, быел 25 майда традиция буенча үткәрелә торган шәһәр күләмендәге Соңгы кыңгырау кичәсе булмый. Былтыр чыгарылыш сыйныф укучылары, мәктәп директорлары, укытучылар белән бергә Кремль яры буенда бәйрәм иткәннәр иде, бу юлы Соңгы кыңгырау кичәсен кичектерергә булганнар. Укучылар үзләре шулай хәл иткән. Казан шәһәренең мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнар Һидиятов әйтүенчә, чыгарылыш сыйныф укучылары, имтиханнарны тапшырып бетергәннән соң, тыныч күңел белән бәйрәм итәргә теләгәннәр. Шәһәр мэры Илсур Метшин да бу фикерне хуплаган. «Укучылар, мәктәп директорлары, укытучылар белән бергә килешенеп әлеге карарга килдек. Соңгы кыңгырау һәр мәктәптә узачак. Ә менә гомумшәһәр күләмендәге тантаналы, зур матур бәйрәмне имтихан нәтиҗәләре билгеле булгач, 26 июньдә уздырачакбыз. Әлегә укучыларга имтиханнарга әзерләнергә комачауламыйбыз», – дигән ул. Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен оештырылачак бәйрәмнең урыны әлегә билгесез.
Ә кичә мәктәпләрдә беренче тантаналы линейкалар узды. Казанның начар күрүчеләр өчен 172нче мәктәбендә дә соңгы кыңгырау чыңлады. Балаларны котларга «La Primavera» Казан камералы оркестры да килгән иде.
Начар күрүчеләр өчен әлеге мәктәп Казанда бердәнбер. Ул 2001 елдан бирле эшли. Хәзерге вакытта анда 100дән артык укучы белем ала, 70тән артыгы начар күрә, 32се дөм сукыр. Башка мәктәптәге кебек үк, укулар 1нче сыйныфтан 11нче сыйныфка кадәр оештырылган. Балаларны мәктәпкә махсус автобус йөртә. Дәресләрдән тыш мәктәптә, физик үзенчәлекләрен исәпкә алып, укучыларны тормышка яраклашырга өйрәтәләр. Балаларның сәләтләрен тоеп, талантларын үстерү өстендә эшлиләр. Мәктәп «Психология һәм педагогика институты», «Бизнеска теләктәшлек белдерү Татар институты», Россия мәгариф академиясенең коррекция педагогикасы институты белән тыгыз элемтәдә тора. Чыгарылыш кичәләренең киләсе дулкыны 25 май көнне үтәчәк.
Алда – чыгарылыш имтиханнары. 9нчы сыйныфлар өчен сынаулар 24 майда башланачак, 11нче класслар 27 майдан Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырачак. Укучыларны укырга керү мәшәкатьләре, олы тормыш юллары көтә. Алар кая илтәр, кая алып барыр – билгесез, ничек кенә булмасын, мәктәп еллары һәр укучының күңелендә матур бер җыр булып саклансын иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар