16+

Сөенче: ана капиталы арта!

Быелдан ана капиталын өлешләп алырга теләүчеләр ай саен 8896 сум пособие алачак. Ана капиталына кагылышлы башка үзгәрешләр хакында “Татар информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләделәр.

Сөенче: ана капиталы арта!

Быелдан ана капиталын өлешләп алырга теләүчеләр ай саен 8896 сум пособие алачак. Ана капиталына кагылышлы башка үзгәрешләр хакында “Татар информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләделәр.

Ана капиталы программасы 2021 елның 31 декабренә кадәр озыйтылды. Бүген аның суммасы 453 026 сумны тәшкил итә. Россия пенсия фондының Татарстан бүлеге идарәчесе урынбасары Асия Вәлиуллина әйтүенчә, былтыр ана капиталын 20 мең кеше алган. Программа гамәлгә ашырыла башлаган 2007 елдан бирле сертификаттан барлыгы 266 меңнән артык гаилә файдаланган. Акчаларны күпләр – 207 мең гаилә торак шартларын яхшыртуга тоткан.

Балага өч яшь тулганчы ук ана капиталын мәктәпкәчә учреждениеләр өчен кулланырга рөхсәт бирелүнең уңай нәтиҗәсе бар. 16 мең гариза баланың укуы өчен кабул ителгән. Дүрт меңнән артык гаилә сертификат ярдәмендә ясле, бакча чыгымнары өчен түләгән.

Былтырдан әлеге программага кергән үзгәрешләр яшь гаиләләр өчен яңа мөмкинлекләр тудырды. 2018 елдан ана капиталын ай саен өлешләп алу мөмкинлеге бирелде. Бу мөмкинлектән былтыр барлыгы 350 гаилә файдаланган.

Ана капиталын алу өчен документлар тапшырганда, беррәттән ана капиталын ай саен өлешләп алуга да гариза бирергә була. Документларны бала тууга алты ай эчендә бирсәң отышлырак. Чөнки соңрак бирсәң, түләүләр гариза тапшырган көннән алып кына билгеләнә.Ана капиталыннан ай саен өлешләп акчаны бары 2018 елның 1 гыйнварыннан соң гаиләдә икенче булып туган балалары яки уллыкка алынган сабыйлары булганнар гына алырга хаклы. Моннан тыш, гаиләнең аз керемле булуы да роль уйный.

Ана капиталын өлешләп алу өчен гаиләнең аз керемле икәнен ничек исәпләргә?

Моның өчен соңгы 12 ай эчендәге гаилә керемен кушып 12гә бүләсең, шул рәвешле айлык уртача керем килеп чыга. Шуннан килеп чыккан сумманы гаиләдәге кеше санына бүләргә кирәк (бу исәпкә яңа туган сабый да керә). Әгәр дә килеп чыккан сумма 14034 сумнан артмаса, сез айлык түләүләргә дәгъва кыла аласыз. Ай саен ана капиталыннан 8896 сум акча бирелеп барачак. Әйтик, гаиләдә дүрт кеше, ди. Әни кеше икенче баласы белән декретта, әтиләре эшли. Гаиләнең айлык уртача кереме 40 мең сум дип алыйк. 40000:4=10000; 10000 <  14034 димәк, сезгә ай саен 8896сум түләнеп барачак.

Яшәү минимумы арттырылу сәбәпле, айлык түләү суммасы да артты. Дөрес, гаризаны 2018 елда тапшырган гаиләләргә элеккечә 8490сум пособие биреләчәк. Документларны бер ел узгач яңартырга кирәк булачак. Шул чакта яңа гариза нигезендә пособие арттырылган суммада түләнә башлаячак.  
Ана капиталын моннан тыш баланың югары уку йортында белем алуы өчен, сертификат иясенең киләчәк пенсиясенең тупланма өлешен үстерүгә юнәлдерергә, инвалид балаларның җәмгыятькә җайлашу, яраклашуы өчен  кирәкле чараларны алганда файдаланырга була.

Асия Вәлиуллина сүзләренчә, ана капиталы 2020 елда индексацияләнәчәк һәм суммасы 470 мең 241 сумны тәшкил итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading