16+

«Сез Татарстанның иң яхшы командасы»

Беренче сыйныфка барыр алдыннан сумкасын йөз кат тутырып, йөз кат бушатып, өйдә сәбәпсезгә дә күтәреп йөргән чакларын күпләр хәтерлидер. Беренче тапкыр, беренче сыйныфка барырга әзерләнү, күрәсең, шунсыз гына булмыйдыр да. Беренче сумка, беренче китаплар...

«Сез Татарстанның иң яхшы командасы»

Беренче сыйныфка барыр алдыннан сумкасын йөз кат тутырып, йөз кат бушатып, өйдә сәбәпсезгә дә күтәреп йөргән чакларын күпләр хәтерлидер. Беренче тапкыр, беренче сыйныфка барырга әзерләнү, күрәсең, шунсыз гына булмыйдыр да. Беренче сумка, беренче китаплар...

Елдан-ел колачлырак була барган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе дә меңләгән баланы өр-яңа букчалар белән сөендерә. Бу хәрәкәткә кушылучы аерым кешеләрнең, тулы бер коллективларның саны артуны яхшыга юрарга кирәк. Ул үзе үк республиканың рухын, яхшы эшләргә юнәлтелгән ниятләрен күрсәтеп тора. Быел да акция дәвамында барлык муниципаль берәмлекләрдә аз керемле, ишле гаиләләрдән беренче сыйныфка укырга керүчеләргә, шулай ук инвалид балаларга 9484 портфель тапшыру күздә тотыла.

3 август көнне Казанның Фатиха Аитова исемендәге татарча белем бирүче 12 нче гимназиясендә старт алган әлеге хәйрия акциясе зур бер программаны эченә алган бәйрәмгә әверелде. Беренче сыйныфка баручы балалар ул көнне өр-яңа букчаларны Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы Сергей Миронов, Татарстан Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы секретаре Ләйлә Фазлыева һәм Казан шәһәре Думасы депутаты Сергей Черепанов кулыннан алдылар.

- Быел Казанда 13,5 мең укучы беренче сыйныфка керә, шуның кадәр бала беренче тапкыр парта артына утырачак. Аларның 3,5 меңе - Киров һәм Мәскәү районнарыннан, - дип, Сергей Миронов кечкенәләргә мәктәптә якын дуслар табарга, өйдәге таянычны тоеп яшәргә һәм 4-5кә генә укырга чакырды. Ләйлә Фазлыева шулай ук балаларны якынлашып килүче уку елы белән тәбрикләде.

- Ышаныгыз: сез Татарстанның иң яхшы командасы. Сезне алда бик зур ачышлар көтә һәм без сезгә зур өметләр баглыйбыз, - дип, балаларның акыллы, сәламәт һәм көчле булып үсүләрен теләде.

Ләйлә Фазлыева сүзлә­ренчә, хәйрия эшчәнлеге нинди генә булмасын, аларның барысы да мөһим. Ул ярдәм алучыга да, ярдәм күрсәтүчегә дә бер үк дәрәҗәдә кирәкле гамәл. Шул рәвешле безнең күңелебез чистара, җәмгыятьтә үзара кайгырту, ярдәмләшү, игътибар мохите барлыкка килә.

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе шулай ук 2 - 11нче сыйныфларда укучы ярдәмгә мохтаҗ булган 14 меңләп балага мәктәпкә әзерләнүдә ярдәм кулы сузачак.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading