Торак-коммуналь хуҗалык өчен, ЮХИДИ штрафларын, телефон һәм интернетка һәм тагын башка күптөрле хезмәтләр өчен тукталышларда торганда да түләп булачак. Казанның җәмәгать транспорты тукталышларында түләү терминаллары белән павильоннар урнаштырыла башлаячак.
Казан мэры Илсур Метшинга Яңа Савин районында «Солнышко» - «Кояшкай» тукталышында куелган беренче терминалны күрсәттеләр.
Илсур Метшин шәхси-дәүләт хезмәттәшлеге кысаларында җәмәгать транспорты тукталышларында түләү терминаллары белән павильоннар булдыру проектын хуплап чыкты, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе матбугат хезмәте. Павильон комплексын «Түләүләр супермаркеты» компаниясе быелның июлендә урнаштырган. Терминал аша телефон, интернет өчен, ЮХИДИ штрафларын, банк кредитларын түләргә була. Шулай ук комиссиясез социаль юл билетын һәм транспорт картасын тулыландырырга мөмкин. Терминалда оператор хезмәт күрсәтә, бу исә автомат аша түләгәндә килеп чыгарга мөмкин булган барлык хаталарны да булдырмый калырга мөмкинлек бирә.
Казан мэры түләүләрне тукталышларда башкаруның халык өчен бик уңайлы хезмәт булуын билгеләп узды һәм ул хезмәтләр исемлеген торак-коммуналь хуҗалык өчен түләүләр белән тулыландырырга киңәш итте. «Түләүләр супермаркеты» компаниясе директоры Константин Кузьмин исә үз чиратында, әлеге мәсьәлә якын арада хәл ителәчәк, дип белдерде.
«Казанда якынча 900 җәмәгать транспорты тукталышы бар. Объектларның урнашуын, барлык кирәкле хезмәтләрнең төрләрен билгеләргә кирәк. Шәһәр халкын беренче чиратта торак-коммуналь хуҗалык, ЮХИДИ түләүләре, транспорт картасы, телефон һәм интернет кызыксындырыр, дип уйлыйм. Шәхси-дәүләт хезмәттәшлеге нигезендә, инвестордан - мәгълүмат аншлаглары булган комплекслар урнаштыру, ә шәһәрдән - урын бирү», - диде Илсур Метшин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар