16+

Шашлык кыздырмагыз...

Көннәр, ниһаять, җылыта башлады. Күктән елмайган кояш, кешеләрнең кәефләрен күтәреп, эшкә дә рухландырып җибәрде. Эшлисе килгән кешегә хәзер авылларда да, бакча йортларында да эш җитәрлек инде анысы. Йорт биләмәләрен тырмалап чистартасы, кыш буе җыелган чүп-чарны яндырасы бар. Ә эшләр беткәч, шашлык кыздырып ашасаң да ярый, дияр идең...

Ярамый икән шул менә! Татарстан Республикасында 20 апрельдән 15 майга кадәр янгынга каршы аерым режим кертелә. Бу турыдагы карарны республиканың Министрлар Кабинеты кабул итте. Россия Федерациясендә янгынга каршы режим кагыйдәләре таләпләре нигезендә, һава торышы коры, эссе һәм җилле булганда, шулай ук янгынга каршы аерым режим кертелгән вакытларда шәһәр читләре һәм авыл-бистәләрдә, дача-бакчаларда учаклар ягу тыела. Ә язын көннәр, уйлап карасаң, чыннан да җилле инде. Шуңа да учакларның, ягылган очракта да, торак биналар һәм корылмалардан 50 метр читтә булырга тиешлеге ассызыклана. Урманнарда исә алар гомумән ягылырга тиеш түгел.
Кагыйдәләрне бозучыларга зур штрафлар салыначак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading